Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы Татарстанның мәдәният ресурсы үзәге белән берлектә ХII–XIV гасырларда дан тоткан Ага базарны торгызу омтылышы ясады. Төрле регионнардан килгән һөнәрчеләр бу омтылышны уңай бәяләде.
Изге Болгар җирендә Халыкара «AGA BAZAR» этномәдәни фестивале узды. Проектның нигезен тәшкил иткән сәүдә рәтләрендә 70 артык һөнәрче үз продукциясен тәкъдим итте. Алар Ульяновск, Пенза өлкәләреннән, Удмуртия, Башкортстан һәм Татарстан республикалары районнарыннан килгән иде.
Этномәдәни фестиваль кысаларында Татарстанның Uen Fest, Иске Казан түгәрәк уены, «Күп тавышлы Татарстан» кебек популяр фестивальләре дә үз программаларын тәкъдим итте.
Фестивальне Спас районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнёв һәм Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин ачты. «Без бу фестивальне беренче тапкыр уздырабыз. Ул ел саен узар һәм торган саен киңәя барыр дип өметләнәбез», — диде Рамил Җиһаншин.
«Бу фестиваль традициягә кергәч туристларны күбрәк тартыр һәм аларның саны торган саен артыр», — диде Сергей Тюнёв тамашачыны сәламләп.
Фестивальнең ике сәхнәсендә музыка яңгырап торды. Берсендә Иске Казан түгәрәк уены фестивале кысаларында Татарстан районнарыннан килгән фольклор коллективлары чыгыш ясады. Икенчесендә традицион музыка кораллары яңгырады.
«Ага базар — иң зур базар дигән сүз. Бу Шәрыкъ базарларының иң көнбатышта урнашканы. Ә көнчыгышта базар товар сатып ала торган урын гына түгел, анда ял итәләр, тамак ялгыйлар, аралашалар», — дип журналистларны сәүдә рәтләре белән таныштырды Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре, тарихчы Ренат Ваһапов.
«Хәзерге сәүдә үзәкләрендә булганның барысы да Шәрыкъ базарларында, шул исәптән, безнең Ага базарда да булган», — дип дәвам итте ул. Базар башы вазифасын үз өстенә алган тарихчы бүгенге көн Ага базарында барысы да кулдан ясалган әйберләр сатылуын ассызыклады.
Ренат Ваһапов Ага базарның Болгар музей-тыюлыгы җиреннән 6 км. көнбатыштарак урнашкан булуын әйтте. Заманында Куйбышев сусаклагычы ясалгач, ул урыннар су астында калган.
Төштән соң яңгыр яву сәбәпле һөнәрчеләрнең бер өлешенә сәүдәне иртәрәк туктатырга туры килсә дә, алар әлеге проектның әһәмиятен билгеләп уздылар. Алга таба Ага базарның зураясына ышаныч белдерделәр.
Рузилә Мөхәммәтова