tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Тинчурин театры 87 нче сезонын япты

ВИДЕО: Тинчурин театры 87 нче сезонын япты

Республикабыз театрларында артистлар җәйге ялга тарала. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 87 нче сезонын япты. Тулырак хәбәрчеләребез репортажында.

Узган ел театр сезоны гөрләп барган чорда пандемия бар эшкә аяк чалды. Ә быел ике сезонның ябылышына Тинчуринлылар аеруча әзерләнгән. Сезон җитди драмаларга, комедияләргә бай булып, иҗат коллективы үзенең профессиональ дәрәҗәдә югары икәнлеген дәлилләде. Әлеге театрның йөзек кашы булган Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларның иҗат династиялары бик озын, дәвамлы булуы билгеләп үтелде.
Быелгы сезонда 5 премьера тәкъдим ителде. Алар: “Полиционер”, ”Сәйдәш. Йокысызлык,” “Утка очкан күбәләктәй”, “Шах-Мат” “Галәм.Әгъләм”.
Бик үзенчәлекле, җылы, дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрде бүгенге бәйрәмдә. Хезмәтләренә күрә хөрмәтләү дә зурдан. Бер генә артист, театр хезмәткәре дә бүләксез калмады. Хезмәттәшләрнең бер-берсе өчен ихластан шатлануы нур өстенә нур өстәде.
Театр белән сезон дәвамында хезмәттәшлек иткән гаммәви чараларны да билгеләп үттеләр, рәхмәт хатлары тапшырылды.
Быелгы сезон яңалыкларга бай булды. “Нәзер” спектаклендә катнашкан артистларга Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов махсус бүләк әзерләгән.
87нче сезон республикабызның театраль тормышында якты эз калдырып, тамашачылар йөрәгендә урын алып, мәдәни елъязмага язылып, тарих битләренә күчте.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*