tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ул чорыбыз Тукае иде

ВИДЕО: Ул чорыбыз Тукае иде

Теле үткен, һәр җавабы — канатлы сүзгә тартым. Шигырьләрендә — халык язмышы, халык кайгысы. Әйтсә, берәгәйле әйтә дип искә ала Мөдәррис Әгъләмне замандашлары. Ә режиссер Туфан Имаметдинов аңа багышланган шигъри-музыкаль спектакль тәкъдим итте.

Иҗат халкы аны әкә дип йөртә иде. Үзара искә алганда аны Фәлсәфәче, гыйсъянчы, Нәни Гигант, Шүрәле дип атаулары да халык шагыйренең кем булганлыгын аңларга ярдәм итә. Аңа бу исемнәрне үз итеп дә шул ук каләмдәшләре кушкан. Нәкъ менә үз иткәнгә күрәсең 300 дән артык әгъзасы булган язучылар берлегенең ярты составы диярлек премьера карарга килгән иде.
Рифә Рахман хаклы булып чыкты. “Галәм. Әгъләм” премьерасы шагыйрьнең үзе кебек үк гади дә, фәлсәфи дә. Башта тамашачы шагыйрьнең үзен тыңлады.
Әйе ул,кичә кабатланды, аңа ул вакыт төп-төгәл алтмыш яшь тулган иде. Милли мәдәни үзәкнең шыгырым тулы залында Мөдәриисада узды.
Үзе тавышы бетү сәбәпле сөйләмәсә дә аның гимн булып яңгырарлык шигырьләрен тамашачы хәйран калып тыңлаган.
Гомерлек гәүдәм эчендә бәргәләнә мәңгелек дип язган.
Мөдәррис Әгъләм шул елны арабыздан китеп тә барды.Үзе әйтмешли җырны чикләмәгән вакыт, Ә гомер чикле. 15 елдан соң шигъри-музыкаль спектакль белән искә алабыз. Ул сәхнәдә туды, яшәде, яратты һәм мәңгелеккә китеп барды.
Аның иҗаты минем өчен тоташ бер фәлсәфә ди Айсылу Мөсәлләмова.
Казна эшләрендә эшләми, үзенчә, фәкать шигырь белән генә яшәгән шагыйрьнең иҗатын сәхнәләштерүгә алыну да җаваплы һәм кыю адым.

Спектакльнең режиссеры һәм әдәби мөхәррире Туфан Имаметдинов шагыйрьне кыя итеп күрә. Кыя булса да ул ярата белә, кешеләргә, дөньяга гашыйк.
Мөдәррис Әгъләм иҗатын, тормышын чагылдырырга тиешле премьераны һәр тамашачы үзенчә кабул итте. Әмма, Галәм һәм Әгъләм рифмада гына түгел мәгънәви яктан да аваздаш икәнлеген Кәрим Тинчурин театры артистлары тагын бер кат исбатланды.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*