7 — 12 июньдә, Анапада, «Йөрәкләр полифониясе. Иҗат җилкәне астында — 2021» дип аталган өченче Халыкара фестиваль-конкурс узды. Масштабы буенча ул иң зур фестивальләрнең берсе булып санала. Бу конкурста 20 меңнән артык кеше катнашты. Жюри әгъзалары буларак Россиянең атказанган һәм халык артистлары, күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре чакырылган иде. Әлеге фестиваль-конкурс талантлы балаларга алга бару өчен трамплин булып хезмәт итә.
Бәйгедә Самараның «Яктылык» татар мәктәбенең «Йолдыз» татар бию театры да катнашты. Кечкенә артистлар жюри әгъзаларына «Яулык белән бию», «Биибез бергәләп», «Күңелле гөрләвек», «Зәкә-Зәкә» һәм «Ярмәк вагы» биюләрен тәкъдим иттеләр. «Йолдыз»чыкларның һәрбер чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән сәламләделәр. Биш номерның дүртесе жюри тарафыннан аеруча югары бәяләнде һәм «Халык биюе» номинациясендә — I дәрәҗә лауреат дипломы белән, ә өченче сыйныф укучылары башкарган «Яулык белән бию» II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.
Бәйгегә биючеләрне “Яктылык” мәктәбенең хореографы Алия Сурина һәм балетмейстер Рәшид Гыйззәтуллин әзерләделәр.
– Балаларның чыгышы белән мин бик канәгать, чын күңелемнән горурланам, — дип, шатлыгы белән уртаклаша Алия Сурина. — Аларның һәрберсе зур сәхнәдә чыгыш ясарга әзер артист. Бәләкәчләрем, 3 сыйныф укучылары, мине аеруча шатландырдылар. Мондый зур сәхнәдә, шундый зур аудитория алдында алар беренче тапкыр чыгыш ясадылар һәм искиткеч осталык күрсәттеләр. Безнең бу уңышларда Инзилә Гыйззәтуллинаның да өлеше бик зур. Чөнки ул “Йолдыз”чыкларыбызга бик яхшы профессиональ база биреп калдырды. Шулай ук, форсаттан файдаланып, ансамблебезгә бик нык ярдәм иткән Әнвәр Горлановка шәхсән үз исемемнән, балалар һәм барлык ата-аналар исеменнән рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә, — ди Алия Минәхсән кызы.
Балаларның талантын ачарга булышканы, татар халык биюләренә мәхәббәт уятканы, аларны шундый уңышларга китергәне өчен бәйгедә катнашкан укучылар һәм аларның ата-аналары Алия Суринага һәм Рәшит Гыйззәтуллинга чиксез рәхмәтлеләр.
“Йолдыз” ансамблен һәм аларның җитәкчеләрен ихластан котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.