tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Үткәннәр китапка күчте

ВИДЕО: Үткәннәр китапка күчте

Быел Пермь шәһәрендә туган якны өйрәнү эшчәнлеге башлануга 15 ел тулды. Бу вакыт эчендә Пермь татарларының, төбәкне үстерүгә керткән өлешләре, сугыш чорын кичергән буын турында егермедән артык китап бастырылган.

Ә шушы көннәрдә Пермь шәһәренең татар милли – мәдәни мохтарияте рәисе Данир Закировның «Пермь татарлары Ватан өчен көрәштә»дигән китабын тәкъдир итү кичәсе булды.
Китапны тәкъдим итү кичәсенә чакырылган кунакларны, чарада катнашучыларны Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Шулай ук якын араларда Пермь өлкәсендә экспедицияләр, төбәк тарихын өйрәнү конференцияләре планлаштырыуын җиткерде. Чараның модераторы – Альберт Борһанов Бөтендөнья татар конгрессының төбәкләрне өйрәнү өлкәсендә алып барган эшчәнлегенә кыскача күзәтү ясады.

Яңа китапны танытуга багышланган чарада шулай ук Ватан сугышы ветераны Александр Малов, Хәрби Дан клубы ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов һәм тарихи юнәлештә эзләүләр алып баручы галимнәр катнашты.

Индус Таһиров билгеләп үткәнчә , китап авторы тарихчы түгел, техник фәннәр докторы , шулай булса да әлеге китап бәһәләп бетергесез әһәмияткә ия.

Китапта халкыбызның 120дән артык лаеклы кыз-уллары, шул исәптән, Молотов өлкәсенең 75 батыры турында мәгълүмат тупланган.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*