tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау шәһәре ипподромында Республикакүләм Сабантуй узды
Ижау шәһәре ипподромында Республикакүләм Сабантуй узды

Ижау шәһәре ипподромында Республикакүләм Сабантуй узды

Сабантуй — барлык халыкларның яратып каршы алган бәйрәме. Татармы син, маримы, русмы, чувашмы, индусмы, казахмы — нинди милләт булсаң да син кунак һәм кирәк. 24 июньдә Ижау шәһәре ипподромында Республикакүләм Сабантуй узды.

Тантаналы ачылышта Удмуртия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ильяс Ханнанов, Удмуртия Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев, милли сәясәт министры Эдуард Петров, Дәүләт Думасы депутаты Олег Гарин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов, Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов, Ижевск шәһәре Думасы рәисе Фәрит Гобәев, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин катнашты. Айрат Зарипов Татарстан Республикасы Рәисе котлавын җиткерде.

Сабан туеның иң матур бизәге – шәһәр районнардан килгән 500 гә якын делегатның мәйдан буйлап парадта узуы булды. Алар арасында яшьләр һәм укытучылар колонналары булуы да игьтибарга лаек.

Сабантуй җыр, бию, милли уеннар белән үрелеп барды. Милли бәйрәмебездә Татарстан Республикасының Актаныш районы Дәүләт “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле, Башкортстан Республикасы Нефтекама шәһәре Дәүләт филармониясе артистлары, Башкортстанның атказанган артистлары, җырчылар Иршат Карачурин, Илнур Муфтахов, курайчы Идел Искужин, популяр җырчы Дилә Нигьмәтуллиналар чыгыш ясады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*