tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Минем яраткан артистым» бәйгесенә эшләр кабул итү вакыты озынайтылды!
«Минем яраткан артистым» бәйгесенә эшләр кабул итү вакыты озынайтылды!

«Минем яраткан артистым» бәйгесенә эшләр кабул итү вакыты озынайтылды!

Бөтендөнья татар конгрессы сайты игълан иткән «Минем яраткан артистым» конкурсына эшләр кабул итү вакыты озынайтылды. Конкурс 2023 нче елның 30 нчы июненә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс ике номинация буенча уздырыла: “Яраткан эстрада артистым” һәм “Яраткан театр артистым”. Катнашучылар өч яшь категориясендә сыналачак: 14-18 яшь; 19-25 яшь; 26 яшьтән өлкәнрәк. Конкурста иң яхшы эшләргә (ике номинациядә дә) I, II, III нче урыннар бирелә, дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла.

Конкурста катнашучы Вконтактте социаль челтәрендәге “Минем яраткан артистым” (https://vk.com/public220175218) төркемендә  яраткан артисты турында язмасын урнаштырырга тиеш. Конкурска тәкъдим ителүче язма А4 форматындагы бер биттән артмаска тиеш; язманы артистның фотосы белән тулыландырырга мөмкин.

Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*