tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау шәһәрендә Ифтар узды
Ижау шәһәрендә Ифтар узды

Ижау шәһәрендә Ифтар узды

Бүген Ижау шәһәрендә мөселманнар Ифтар мәҗлесенә җыелды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев, Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Константин Андреевич Сунцов, Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Ильяс Наил улы Ханнанов, Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте администрциясе җитәкчесе Дмитрий Сергеевич Миронов, Ижевск шәһәре башлыгы Олег Николаевич Бекмеметьев, Ижевск шәһәре Думасы рәисе Фәрит Илдус улы Гобәев, “Удмуртия татар эшлекле клубы” рәисе Дамир Радик улы Хаҗиев, Удмуртия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмзия Габбасова, Удмуртия Республикасы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин,
шулай ук татар эшмәкәрләре, җәмәгать эшлеклеләре, республика районнарында эшчәнлек алып баручы татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм дин әһелләре катнашты.

Ифтарга җыелган мөселманнарны мәртәбәле кунаклар сәламләде. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Рамазан аенда Ифтарларның милләттәшләребез яшәгән Россия төбәкләрендә дә быел актив оештырылуын, милли йолаларыбызны саклауга әһәмият бирелүен ассызыклады.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*