tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда “Легендар Сүзге” рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясадылар
Тубылда “Легендар Сүзге” рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Тубылда “Легендар Сүзге” рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе шәһәр күләмендә оештырылган “Легендар Сүзге” рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясады. Призлы урыннар алучыларга дипломнар, сертификатлар, бүләкләр тапшырылды. Себер татар мәдәният үзәге белән бердәмлектә үткәрелгән бәйгенең максаты турында шәһәр себер татарлары автономиясе рәисе, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских:“Себер тарихына, гореф-гадәтләренә, легендар Сүзге образына карата ихтирам хисләрен, халкыбызның сәнгатенә, тарихыбызга, мәдәниятебезгә, рәссамнаребезнең иҗатына мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйдык. 100 катнашучы арасында балалар бакчасына йөрүчеләр, мәктәп яшьтәгеләр, урта яшьтәгеләр һәм лаеклы ялда булганнар да теләп катнаштылар. Рәхмәтләремне укытучыларга, тәрбиячеләргә, ата-анларга җиткерәм. Катнашучылар күп булганы мондый бәйгеләрне үткәрү кирәклеге турында дәлилләде. Сынлы сәнгать өлкәсендә сәләтле яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү дә максатларыбызның берсе,”-дип сөйләде.

Күренекле язучы Якуб Зәнкиев, танылган шагыйрь Петр Ершов, җирле шагыйрә Гөлфизәр Абдархманованың әсәрләрендә авторлар Сүзге ханбикәне данлый. Бу әсәрләр нигезендә бәйгедә катнашучылар тарихи герой Сүзгегә хас булган матурлыкны, ватанына, халкына булган тугрылыкны чагылдырырга тырышып иҗат итәләр. Жюри рәисе Асия Закорюкина:”Бәйгедә катнашучы авторларның кызыклы иҗат эшләре күп булды. Рәсем конкурсы катнашучыларның иҗади сәләтләрен, мөмкинлекләрен ачты, игътибарга лаек булды. Без балаларның иҗатына карап илһам алдык. Катнашучыларга иҗат уңышлары, яңа үрләр яуларга язсын,”-дип фикерләре белән уртаклашты. Оештыручылар җиңүчеләрне бүләкләүдә матди ярдәм күрсәткән “Бәрәкәт” фондына, Ринат Насыйровка рәхмәтләрен белдерделәр.

Римма Умитбаева.

Тубыл

 

[1]

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*