27 декабрьдә Ижау шәһәренең 116 нчы балалар бакчасында татарча Чыршы бәйрәме узды. Балалар матур итеп татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Кунакка килгән әкият геройлары да балалар белән бары тик татар телендә генә аралаштылар, уеннар уйнадылар. Балаларның татар телен аңлауларына, сүзләрне дөрес итеп әйтүләренә сөенеп утырдык. “Безнең балалар бакчасында балаларга татар теле махсус өйрәтелми. Әмма без үзебез милли тәрбия алып үскәч, балаларга татар йолаларын, мәдәниятен өйрәтүгә зур игътибар бирергә тырышабыз. Ныклы терәгебез булган милли җанлы әти-әниләр дә бар, аеруча Сабина Миннибаева гаиләсенә бик рәхмәтле. Дамир Варанкин катнаш гаиләдә үссә дә, әти-әнисе татар телен өйрәтүгә зур игътибар бирәләр”, – дип сөйләде тәрбияче Айгөл Камальдинова.
116 нчы балалар бакчасына балаларын йөртүче ата-аналар республика күләмендә узган милли чаралар, конкурслар белән даими кызыксынып торалар, балаларына туган телне өйрәтүгә җаваплы карыйлар. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе канаты астында эшләүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы уздырган “Татар кызчыгы һәм татар малае” конкурсында да 116 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар уңышлы чыгыш ясадылар. “Яңарыш” газетасы оештырган конкурсларда да алар актив катнашалар. “Яңа елга – яңа бәйге» фотоконкурсында да Хәкимовлар һәм Чирковлар гаиләләре юллаган фотосурәтләр күп тавыш җыйдылар.
Кыш Бабай бәйрәмдә катнашкан һәр балага Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан әзерләнгән татлы күчтәнәчләрне таратты. 116 нчы балалар бакчасында узган әлеге татарча Чыршы бәйрәме биредә милли чараларның җанлануына этәргеч бирсен иде.
Рилия Закирова