tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау шәһәренең 116 нчы балалар бакчасында татарча Чыршы бәйрәме узды
Ижау шәһәренең 116 нчы балалар бакчасында татарча Чыршы бәйрәме узды

Ижау шәһәренең 116 нчы балалар бакчасында татарча Чыршы бәйрәме узды

27 декабрьдә Ижау шәһәренең 116 нчы балалар бакчасында татарча Чыршы бәйрәме узды. Балалар матур итеп татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Кунакка килгән әкият геройлары да балалар белән бары тик татар телендә генә аралаштылар, уен­нар уйнадылар. Балаларның татар телен аңлауларына, сүз­ләрне дөрес итеп әй­түләренә сөенеп утырдык. “Безнең балалар бакчасында ба­ла­ларга татар теле махсус өйрәтелми. Әм­ма без үзебез милли тәрбия алып үскәч, балаларга татар йола­ларын, мәдәниятен өй­рәтүгә зур игътибар бирергә тырышабыз. Нык­лы те­рә­гебез булган мил­­ли җанлы әти-әни­ләр дә бар, аеруча Сабина Мин­ни­баева гаиләсенә бик рәх­мәтле. Дамир Варанкин катнаш гаиләдә үссә дә, әти-әнисе татар телен өйрәтүгә зур игътибар бирәләр”, – дип сөйләде тәрбияче Айгөл Камальдинова.

116 нчы балалар бакчасына балаларын йөртүче ата-аналар рес­публика күләмендә узган милли чаралар, конкурслар белән даими кызыксынып торалар, балаларына туган телне өйрәтүгә җаваплы карыйлар. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе канаты астында эшләүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы уздырган “Татар кызчыгы һәм татар малае” конкурсында да 116 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар уңышлы чыгыш ясадылар. “Яңарыш” газетасы оештырган конкурсларда да алар актив катнашалар. “Яңа елга – яңа бәйге» фотоконкурсында да Хәкимовлар һәм Чирковлар гаиләләре юллаган фотосурәтләр күп тавыш җыйдылар.
Кыш Бабай бәйрәмдә катнашкан һәр балага Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан әзерләнгән татлы күч­тәнәчләрне таратты. 116 нчы бала­лар бакчасында узган әлеге татарча Чыршы бәйрәме биредә милли ча­раларның җанлануына этәргеч бирсен иде.

Рилия Закирова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*