Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында республикакүләм «Татар кызчыгы, татар малае — 2022″ конкурсы узды. Бәйрәмгә Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министры урынбасары Александр Филатов, Ижау шәһәр хакимияте мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә бүлек җитәкчесе Татьяна Лизунова, Удмуртия Республикасының иҗтимагый палатасы әгъзасы Раил Галиәхмәтов килгән иде. Конкурста Ижау шәһәренең 107, 116, 289 нчы, Балезино районының “Италмас” һәм Кистем балалар бакчаларыннан 5 малай һәм 6 кыз катнаштылар. Балалар үзләренең осталыкларын биюдә, җырда, әкият куюда күрсәттеләр, иң-иң булу өчен көч сынаштылар. “Татар кызчыгы — 2022» исеменә Ралина Габделфәртова, «Татар малае — 2022» исеменә Раяз Фәхретдинов лаек булды. Шулай ук һәр бала төрле номинацияләрдә җиңеп, кыйммәтле бүләкләр, грамоталар белән бүләкләнде.
Яз алып килүче бәйрәм
Шимбә иртәсе. Мин Халыклар дуслыгы йортына ашыгам. Көн моңа кадәр күрелмәгәнчә җылы, якты. Үткән елны да нәкъ шушы конкурс узган көнне кояш безгә нурларын мул итеп сипкән иде. Бу конкурс икенче ел уза, икенче ел ул безгә яз алып килә. Халыклар дуслыгы йортына килеп кергәч тә, бәйрәм мохите чорнап алды. Милли киемдәге балалар, әниләр дулкынланып, конкурсның башланганын көтәләр, чөнки «Татар кызчыгы, татар малае — 2022» исеменә лаек булу өчен аларга шактый сынаулар үтәргә кирәк.
Конкурс балалар белән танышудан башланып китте. Аннан соң алар үзләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр, дүрт буынга кадәр нәсел шәҗәрәләре белән таныштырдылар. Әби-бабайларының исемнәрен атау белән берлектә, аларның нинди һөнәргә ия булуларын, ирешкән уңышларын бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Бәйрәмне алып баручы Ләйсирә Йосыпова балаларның күңелләрен тагы да күтәреп: “Синең шәҗәрәң белән танышканда, күпме матур татар исемнәрен ишеттек”, “Әби-бабаларыгызны яратуыгыз күренеп тора”, “Күрегез әле безнең балалар ничек сәләтлеләр”, — дип, аларны үсендереп, дәртләндереп торды.
Быел балалар “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Монда да оештыручылар бер генә баланы да читтә калдырмадылар, унбер балага да рольләр тапканнар. Әкиятне татар халкының җырлы уеннары белән баетып сәхнәләштерделәр. Ә менә “Татар халкының милли ризыгы” ярышында сабыйлар сәхнәгә әниләре белән чыктылар. Балалар ризыкны ничек пешерү хакында сөйләгәндә, тамашачылар бу мизгелләрне видеоязмадан карадылар.
Быел бәйрәмне Ләйсирә Наил кызы белән “Татар кызчыгы – 2021” исеменә лаек булган Ясминә Әхмәтова алып бардылар. Ясминә быел тагы да үсеп киткән. Яңгыравыклы тавышы, сүзләрне ачык, сәнгатьле итеп әйтүе белән конкурска ямь өстәде. Килгән кунаклар да бәйрәмнән бик нык канәгать калдылар.
“Минем бүген әти-әниләргә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Булдырасыз! Балаларны дөрес итеп тәрбиялисез. Ике сәгатькә сузылган бәйрәмдә без балаларның ничек матур итеп татар телендә сөйләшүләрен, җырлауларын, әкият геройлары булып уйнауларын күрдек”, – диде Татьяна Григорьевна.
“Бу залга иң бәхетле кешеләр җыелган. Иң бәхетле кеше ул – янәшәсендә һәрвакыт әти-әнисе, балалары, оныклары булганнар. Балалар үскәндә, аларның карашлары, шөгыльләре үзгәрә. Әгәр шул чагында сез балаларыгыз белән янәшә атласагыз, киләчәктә дә сез бәхетле булачаксыз. Бу бик мөһим. Мин балаларга мөрәҗәгать итеп: “Әти-әниләрегезне, әби-бабайларыгызны яратыгыз, аларны саклагыз һәм яхшы укыгыз”, — дип әйтәсем килә”, — диде Раил Әхсән улы.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова бу бәйрәмне оештыруга зур көч куйган 107 нче балалар бакчасы коллективына, Бриллиант Абдрахманова җитәкләгән “Ак калфак” оешмасына, барлык әти-әниләргә, әби-бабайларга, тәрбиячеләргә зур рәхмәтен җиткерде. Конкурста катнашкан барлык балаларның да бүләкләр белән китәчәген, моның өчен Сәясәт министрлыгына, иганәчеләргә бик зур рәхмәтләрен әйтте.
“Татар кызчыгы һәм татар малае – 2022” бәйгесенең җиңүчеләрен Бриллиант Рәфыйк кызы игълан итте. “Татар кызчыгы — 2022″ исеменә — Ралина Габделфәртова, «Татар малае — 2022» исеменә Раяз Фәхретдинов лаек булды. Сәхнәгә чыккан һәр бала бер номинациядә җиңүче дип танылды. Ә иң күңеллесе – балалар елдагыча кочакларына сыймаслык бүләкләр белән кайтып киттеләр. Бу көнне аларның шатлыгы чиксез зур иде.
“Бу бәйге – балачак бәйрәме, матурлык бәйрәме. Бүгенге конкурска балалар бик нык әзерләнделәр. Алар янәшәсендә һәрвакыт әниләре булды. Балаларына милли тәрбия биргәннәре өчен аларга зур рәхмәт. Бергә атлаганга, бергә эшләгәнгә без уңышларга ирешәбез ”, – диде Бриллиант Рәфыйк кызы. Балалары конкурста катнашкан әти-әниләр сәхнәгә күтәрелеп, Бриллиант Рафыйк кызына, Ләйсирә Наил кызына, Гүзәлия Булат кызына зур рәхмәтләрен әйттеләр һәм чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр.
Фикерләр
Ләйсирә Йосыпова: “Бу конкурска катнаша алмый калган балаларның иптәшләренә ничек көнләшеп карауларын күрсәгез иде. Конкурска катнашырга чакырганда, “Катнашмыйбыз”, – дип, кырт кына кискән балаларның да, иптәшләренә карап, теләкләре уянды. Алар әниләренә кат-кат: “Әни, без икенче елга катнашабыз”, — диделәр. Конкурста балалар җырларга, сөйләшергә өйрәнәләр, уеннар өйрәндек. Безнең максат – балалар белән бергә, әти-әниләрне дә татар мохитенә тарту, бәйге эчендә «кайнату». Максатыбызга ирештек дип әйтә алам. Чөнки әниләрнең костюм теккәндә, татар орнаментларын эзләүләре, 4 буынны өйрәнүләре (кайберләре карт әби-бабайлары турында балаларына сөйләргә уйламаган да), аларның фоторәсемнәрен күрсәтеп, балаларына сөйләү, исемнәрен истә калдыру, милли ризык пешерү (хәтта берничә тапкыр!) – болар барысы да безнең күз алдында булды. Һәр репетициягә әти-әниләрнең үзләре катнашуы да бик файдалы булды. Ә безнең – тәрбиячеләр, музыка белгечләренең эше балаларның сөйләм телләрен шомарту, иҗади номер әзерләү, әкияткә рольләр бүлеп өйрәтү, аңа костюмнар барлау, репетицияләр ясау булды. Эшне башлаганда һәрвакыт авыр, әмма соңыннан матур нәтиҗәсе яңадан эшләргә көч бирә, дәрт өсти”.
Бриллиант Абдрахманова: “Республикакүләм конкурс булгач, балаларны төрле районнардан да җәлеп итәргә тырышып, положениене февраль аеннан җибәргән идек. Конкурста милли җанлы можгалыларны, сарапуллыларны да күрәсе килгән иде. Ел саен яшьләр өчен “Татар кызы” конкурсы уза. Ул кызлар арасында татар телендә сөйләшә белмәгәннәре дә очрый. Шуның өчен бу эш балалар бакчасыннан башланырга тиеш. Без – Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе канаты астындагы “Ак калфак” оешмасы, 107 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре – 6-7 яшьлек балалар белән икенче ел республикакүләм конкурс уздырабыз. Хәзер башлангыч сыйныф укучылары белән бу конкурсны оештырырга кирәк. Ул чагында ел саен Татарстанда оештырылучы конкурска катнашырга әзер кызлар булыр иде. Инде ничәнче ел татар теле укытучыларын бу конкурста катнашырга чакырам, әмма алар: “Бездә андый укучылар юк”, — диләр. Ныклап эзләгәндә, бар андый кызлар. Мин Кистем мәктәбе укытучысы Зөһрә Рәшид кызына бик зур рәхмәтле. Ул укучысы Гөлназ Гафурованы әзерләп, Казанга алып барды. “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова аларны бик җылы кабул итте. Монда алар бик күп әйберләр күреп кайттылар: иптәшләр таптылар, токмач кисәргә дә, чигәргә дә, тутырылган каз пешерергә дә өйрәнделәр. Зөһрә үзе тәрбия эшләре буенча урынбасар булгач, бу чарадан кайткач, үзенең хезмәттәшләре белән сөйләшеп, мәктәптә укучы кызларга остаханәләр уздыруны максат итеп куйганнар. Нинди генә конкурста катнашсаң да, аның файдасы бик зур”.
Гүзәл Әхмәтова: “Кызым Ясминәнең “Татар кызчыгы һәм татар малае” конкурсын алып баруына бик сөендек. Безнең әби-бабайлар шәһәрдә туып-үскән кешеләр булгач, татар телен өйрәтү авыррак. Ясминә репетицияләрдә катнашканда, татар сүзләрен, җырларын ишетеп, өйрәнеп кайтты. Өйгә кайткач, ул аларны кабатлый, безгә сөйли. Конкурсның файдасы бик зур. Үткән елны конкурста катнашканда, татар күлмәген тектергән идек. Ясминә ул күлмәкне бик ярата. Бәйрәм булдымы, милли күлмәген кия”.
Роза Тютина: “Мин бүген улым Тимур белән катнаштым. Үзем мәктәптә башлангыч сыйныфларны укытам. Ирем удмурт булса да, без гаиләдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Безне бу чарага катнашырга тәрбиячебез Айзилә Наил кызы этәрде. Ул шигырьләрне эзләп, сайлап бирде. Конкурска бик яратып әзерләндек. Мондый чаралар бик кирәк. Улым сәхнәгә чыгарга өйрәнде, яшьтәшләренең чыгышын күрде”.
Луиза Фәхретдинова: “Бу конкурста безнең улыбыз Раяз катнашты. Ул 116 нчы балалар бакчасына йөри. Тәрбиячебез Анна Владимировна: ”Сез татар телен яхшы беләсез. Әйдәгез, бу конкурста катнашыгыз”, – дип, безне әйдәкләде. Мин – Чаллыдан, ә ирем төп Ижау шәһәреннән булуга карамастан, гаиләдә гел татарча гына сөйләшәбез. Мин башта: “Балам болай да татарча яхшы белә, безгә бу конкурс кирәкми”, – дип уйлаган идем. Әмма тәрбиячеләр: “Без сезгә булышабыз”, – диделәр. Аннан репетицияләргә йөрергә кирәклеген әйттеләр. Шулай итеп, алар безне акрынлап эшкә кертеп җибәрделәр. Музыка белгече Татьяна Эдуардовна рус милләтеннән булса да, “Туган тел” җырын өйрәтте, репетицияләргә безнең белән йөрде. Улыбыз татарча яхшы белсә дә, бик оялчан. Хәзер ул сәхнәгә чыгарга өйрәнде. Бергәләп кыстыбый пешердек. Мин бу конкурсның кирәклегенә инандым”.
Әлфия Җәләлетдинова: “Бу конкурста кызым Әмилә катнашты. Без 107 нче балалар бакчасына йөрибез. Миңа татарча сөйләшергә авыр булгач, безгә ярдәмгә әби килде. Мин дә алар янында татарчага өйрәндем. Әмиләгә конкурсларда катнашу бик ошый. Татар телендәге текстларны ятлату өчен башта рус теленә тәрҗемә итеп аңлатабыз. Ул телне бик тиз өйрәнә, сүзләрне тиз отып ала. Бу конкурс телне өйрәнергә кызыксыну уятты. Яңа сүзләрне белергә тырышып: “Әби, бу сүз ничек?” – дип кызыксына башлады. Беренче тапкыр бергәләп гөбәдия пешердек. Мин бу конкурста катнашуыбызга бик сөендем. Конкурсны карарга әби-бабайлар, туганнар да килде”.
Зөһрә Фәрхушина: “Улым Кәримне конкурста катнашырга тәрбиячебез Айгөл Мәгъсүмҗан кызы этәрде. Мин дә, ирем дә авылдан булгач, татарча яхшы беләбез. Гаиләдә татарча сөйләшәбез. Каникул вакытында авылда, әби-бабайлар янында яшәп, татарча өйрәнеп киләләр. Аңа карамастан, улыбызга татар сүзләрен әйтү авыррак. Ә шәҗәрәгә килгәндә, бу сынау авыр булмады, чөнки мин үзем кечкенә чактан ук шәҗәрә төзим, үз ягымнан җиде буынга кадәр беләм. Ирем ягыннан да эзләнеп, шәҗәрә төзедек”.
Ландыш Габделфәртова: “Кызым Ралина 289 нчы балалар бакчасына йөри. “Асылъяр” ансамбленә йөри башлагач, татар телен өйрәнергә кызыксыну уянды. Гаиләдә без татарча сөйләшергә тырышабыз. “Асылъяр”га йөри башлагач, “Әбием, исәнме”, “Хәлләрегез ничек?”, “Сау булыгыз” дигән сүзләрне әйтә башлады. Ралина моңа кадәр дә ризык пешергәндә, гел минем янымда кайнашып йөри иде. Шуңа күрә милли ризыкны әзерләүне видеога төшерү бер дә кыен булмады. Кыстыбыйны пешерү турында мин шигъри юллар белән яздым. Аны Ралинага ятлау авыррак булды. Шәҗәрә белән таныштырганда, кызым татар исемнәрен бик тиз отып алды. Бу конкурс безнең гореф-гадәтләрне, телебезне сакларга ярдәм итә”.
Язилә Садыйкова: “Улым Динар 107 нче балалар бакчасына йөри. Үткән елны бу конкурсны караган идек. Безгә бик ошады. Шуңа быел бик теләп катнаштык. Бала белән татарча сөйләшергә тырышабыз. Яңа сүзләр өйрәндек”.
Рилия Закирова