tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы районында “Кошкайлар – безнен якын дускайлар” дип исемләнгән чара узды
Баулы районында “Кошкайлар – безнен якын дускайлар” дип исемләнгән чара узды

Баулы районында “Кошкайлар – безнен якын дускайлар” дип исемләнгән чара узды

Баулы районы, Яңа Шалты авылында матур чара узды. Күңел биреп, совет мәктәбенең матур традицияләрен саклап эшлиләр Шалтыда.

Мөгаллимә, җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Наҗия апа Гыйльфанова хәбәр иткәнчә, анда кичә “Кошкайлар – безнен якын дускайлар” дип исемләнгән чара узган. Балаларның кошлар турында белемнәрен арттырганнар, малайлар һәм кызларны балалар фольклорыннан эндәшләр, мавыктыргычлар, табышмаклар, уеннар, риваятьләр белән таныштырганнар. Кошларны рәсемдә танып белү, тавышларыннан аеру конкурсы аеруча кызыклы булган.

– Халык уеннары уйнадык һәм, әлбәттә инде, жырлар башкардык. Бу чарабыз балаларда туган як табигатенә, кошларга сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләүдә бер этәргеч булыр дип ышанабыз, – дип уртаклашты Наҗия апа.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*