4-7 сентябрь көннәрендә Ижауның үзәк мәйданында “Ижау, укы!” фестивале булып узды.
Көзнең һәм кышның озын кичләре кемгә нәрсә белән күз алдына киләдер, минем күз алдына, иң әүвәл, китап килеп баса. Бу, бәлки, үзем күп еллар китапханәче булып эшләгәнгәдер… Дөнья кыйммәтләре үзгәрә бару, цивилизациянең кызу адымнары тормышка да үз кануннарын өсти. Хәзер шәһәр белән китап бер-берсенә каршы килә — элегрәк ике кичтә укылып бетә торган китаплар хәзер атналарга сузыла, китапханәдән алсаң, аны кире илтеп биргәнче бер ай узып киткәнен сизмисең дә. Ә бит барыбер тормышны китапсыз күз алдына китереп булмый — телевизордагы тозлы-тозсыз ток-шоуларга, «көчәнеп кара, бәлки, көләрсең» ише тапшыруларга берекми бит күңел — һаман төнге абажур яктысында китап кыштырдатасы килә. Повесть, романнар булсынмы ул, шигърият дисеңме…
Сатуда балалар һәм зурлар өчен матур әдәбият, тарихи китаплар, татар халык ашлары, киемнәре турында китаплар бар иде. Китапларны «Татар китап нәшрияты» тәкъдим итте. Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәрләре әйтүе буенча, өч көн буена милләттәшләребез бик күп китаплар белән танышканнар, сатып алганнар.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасы һәм Алия Абдуллина җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасы түбәтәйләр, калфаклар тегү, изү ясау буенча остаханәләр үткәрделәр. Фестивальдә һәр милләт үз мәдәниятен, үз шагыйрьләрен тәкъдим итте. Татарларның концерт программасында “Афәрин” бию ансамбле, Светлана Тимершина, Марат Хафизов, Самира Макарова чыгыш ясадылар.
Шулай ук яңа басылып чыккан “История татарской слободы г.Ижевска” китабы тәкъдим ителде. “Яңарыш” газетасы журналисты Элмира Нигъмәтҗан, Удмуртия Республикасының Язучылар Берлеге әгъзасы, балалар язучылары клубы җитәкчесе Гүзәл Максимова үзләренең шигырьләрен сөйләп, тамашачыларны сөендерделәр. Гүзәл үзенең нәкъ менә “Яңарыш” газетасында тәрбияләнеп, канат ныгытып, бүген инде балалар өчен китаплар нәшер итүен искәртеп үтте.
Мондый фестивальләрнең үткәрелүе, әлбәттә, күңелләрдә сөенеч уята. Фестиваль көннәрендә үсеп килүче буынны бераз гына булса да гаджет, компьютерлардан аерып, китапка, тарихыбызга, туган телебезгә мәхәббәт уята алганбыз икән, бу — милләтебезнең киләчәгенә бер адым дигән сүз.
Рәфилә РӘСҮЛЕВА