tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ижау, укы!”
“Ижау, укы!”

“Ижау, укы!”

4-7 сентябрь көннәрендә Ижау­ның үзәк мәйданында “Ижау, укы!” фестивале булып узды.

Көзнең һәм кышның озын кич­ләре кемгә нәрсә белән күз алдына киләдер, минем күз алдына, иң әүвәл, китап килеп баса. Бу, бәлки, үзем күп еллар китапханәче булып эшләгәнгәдер… Дөнья кыйммәтләре үзгәрә бару, цивилизациянең кызу адымнары тормышка да үз кануннарын өсти. Хәзер шәһәр белән китап бер-берсенә каршы килә — элегрәк ике кичтә укылып бетә торган китаплар хәзер атналарга сузыла, китапханәдән алсаң, аны кире илтеп биргәнче бер ай узып киткәнен сизмисең дә. Ә бит барыбер тормышны китапсыз күз алдына китереп булмый — телевизордагы тозлы-тозсыз ток-шоуларга, «көчәнеп кара, бәлки, көләрсең» ише тапшыруларга берекми бит күңел — һаман төнге абажур яктысында китап кыштырдатасы килә. Повесть, романнар булсынмы ул, шигърият дисеңме…

Быел сигезенче тапкыр үткәрелгән фестивальнең төп максаты — илебезнең кайчандыр дөньяда иң күп китап укучы ил булганын искә төшерү, шәһәрдәшләребезне соң­гы елларның иң күренекле шәхес­ләре белән таныштыру иде. Өч көн эчендә фес­тиваль кысаларында күр­­гәз­мәләр, остаханәләр оешты­рыл­ды, концертлар куелды. Балалар мәйданчыгында төрле оста­ханәләр эшләде. Фестивальнең төп чарасы — китап ярминкәсе. Китап фестивалендә татар китаплары сату да оештырылды.

Сатуда балалар һәм зурлар өчен матур әдәбият, тарихи китаплар, татар халык ашлары, киемнәре турында китаплар бар иде. Китапларны «Татар китап нәш­рияты» тәкъдим итте. Муса Җәлил исемендәге китап­ханә хезмәткәрләре әйтүе буенча, өч көн буена милләттәшләребез бик күп китаплар белән танышканнар, сатып алганнар.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эш­ләп килүче Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасы һәм Алия Абдуллина җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасы түбәтәйләр, калфаклар тегү, изү ясау буенча остаханәләр үткәрделәр. Фестивальдә һәр милләт үз мәдәниятен, үз шагыйрьләрен тәкъдим итте. Татарларның концерт программасында “Афәрин” бию ансамбле, Светлана Тимершина, Марат Хафизов, Самира Макаро­ва чыгыш ясадылар.

Шулай ук яңа басылып чыккан “Ис­тория татарской слободы г.Ижевс­ка” китабы тәкъдим ителде. “Яңа­р­ыш” газетасы жур­­­на­лис­­ты Эл­ми­ра Нигъ­мәтҗан, Уд­мур­тия Рес­пуб­ли­касының Язу­чылар Берлеге әгъ­засы, балалар язучылары клубы җитәкчесе Гүзәл Максимова үзләренең шигырьләрен сөйләп, тамашачыларны сөендерделәр. Гүзәл үзенең нәкъ менә “Яңарыш” газетасында тәрбияләнеп, канат ныгытып, бүген инде балалар өчен китаплар нәшер итүен искәртеп үтте.

Мондый фестивальләрнең үткә­релүе, әлбәттә, күңелләрдә сөенеч уята. Фестиваль көннәрендә үсеп килүче буынны бераз гына булса да гаджет, компьютерлардан аерып, китапка, тарихыбызга, туган телебезгә мәхәббәт уята алганбыз икән, бу — милләтебезнең ки­ләчәгенә бер адым дигән сүз.

Рәфилә РӘСҮЛЕВА

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*