tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды
Ижауда Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

Ижауда Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

Удмуртия башкаласында Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Юбилей чарасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары М.Р. Тукаев катнашты. Шәрәфле кунак ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыевның һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының котлауларын җиткерде һәм озак еллар буе армый-талмый милләтебезгә хезмәте иткән шәхесләргә Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Татмедиа” агентлыгының бүләкләрен тапшырды.

Бәйрәмдә Удмуртиянең 19 районында эшләп килгән Татар иҗтимагый үзәге делегацияләре, Ижау шәһәрендәге милли оешмалар әгъзалары, Удмуртия мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, республиканың Милли сәясәт һәм Мәдәният министрлары, Ижау шәһәре мэры урынбасары, Удмуртия халыклары ассамблеясенә әгъза булып торучы удмурт, яһүд, әзербайҗан, тадҗик, әрмән һәм башка халыкларның милли оешмалары җитәкчеләре катнашты. Котлаулар Удмуртия үзешчәнләре һәм Татарстанның Халык артисты Фердинанд Фәтхи, Татарстанның Атказанган артистлары Вәес Бәйрәмов һәм Сиринә Зәйнетдинова чыгышлары белән үрелеп барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*