tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз» бәйгесендә җиңгән гаиләләргә бүләкләр тапшырылды
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз» бәйгесендә җиңгән гаиләләргә бүләкләр тапшырылды

«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз» бәйгесендә җиңгән гаиләләргә бүләкләр тапшырылды

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Сөембикә» журналы үткәргән «Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.

Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев комиссиягә һәм журнал редакциясе коллективына рәхмәт сүзләрен әйтте. «Комиссия төзелгәч, безнең проектлар тагын да үсте, эчтәлеге баеды. „Сөембикә“ журналы татар рухын саклауда зур эш башкара. Татар телен, мәдәниятны саклаган татар гаиләләренә рәхмәт әйтәбез», — дип сөйләде ул Милли китапханәдә узган тантанада.

Оештыручылар сүзләренчә, бәйге ел дәвамында барган, 38 гаилә катнашкан, 11 гаилә җиңүче дип табылган. Бәйгедә җиңгән гаиләләр: Биектау районыннан Баһавиевлар, Нурлат районыннан Галәветдиновлар, Азнакай районыннан Шәфыйковлар, Кайбыч районыннан Миңгалиевлар, Кукмара районыннан Шәфигуллин-Фәтхуллиннар, Аксубай районыннан Мостафиннар, Кама Тамагы районыннан Гәйнетдиновлар, Лаеш районыннан Шәһиевлар, Саба районыннан Хисамиевлар, Арча районыннан Шәвәлиевлар, Балтач районыннан Фазлыевлар.

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов сүзләренчә, бу гаиләләр — республиканың йөзе. «Гаилә — зур дәүләтнең бик игелекле, сәламәт бер күзәнәге. Ул күзәнәкләр рухи яктан сау, тормышка дөрес мөнәсәбәттә булса, дәүләт көчле һәм үсешкә сәләтле була. Комиссия үз эшчәнлеген башлагач, телне кайда саклап була, кем белән эшләргә дигән сорауга җавап эзләгәндә, беренче булып гаиләдә тукталдык», — диде ул һәм гаиләләргә дипломнар тапшырды. Җиңүчеләргә акчалата бүләк тә каралган.

Әгерҗе районыннан Закировлар гаиләсенә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков махсус бүләк — ноутбук тапшырды. «Татар булып туу, татар телендә сөйләшү, мөселман булу — зур бәхет. Ул — Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Без татарлыкны сакларга тиеш. Мондый гаиләләр булу — безнең өчен зур сөенеч, чөнки барысы да гаиләдән — әти-әнидән һәм әби-бабайдан башлана», — ди ул.

Бәйгедә катнашкан гаиләләр турында мәкалә язган журналистларга да бүләкләр тапшырылды. Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова жюри әгъзасы булган, аның сүзләренчә, эшләргә бәя биргәндә көчле бәхәсләр туган. «Сезне җиңүче итүчеләр — сез үзегез һәм журналистлар. Ишек шакып кеше йортына керү журналист өчен дә җиңел түгел. Кешене үземә карата аламмы, сорауларга җавап булырмы, барысын да дөрес, матур итеп бирә алырмынмы икән дигән фикер белән журналист юлга чыга», — дип сөйләде ул.

«Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова сүзләренчә, максат районнардагы үрнәк гаиләләрне күрсәтү булган. «Проект Җәлил хәзрәт Фазлыев гаиләсеннән башланды. Гаиләдә туган тел сакланырга, буыннар бәйләнеше булырга тиеш иде. Кызганычка каршы, безнең белән аралашкан кайбер геройлар бүгенге көндә инде исән түгел, бик авыр булды», — дип сөйләде ул.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*