tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Иҗтимагый эшчәнлек – яраткан шөгылем”: Сызран шәһәре Думасы депутаты Радик Шәфиевның уңышка ирешү серләре
“Иҗтимагый эшчәнлек – яраткан шөгылем”: Сызран шәһәре Думасы депутаты Радик Шәфиевның уңышка ирешү серләре

“Иҗтимагый эшчәнлек – яраткан шөгылем”: Сызран шәһәре Думасы депутаты Радик Шәфиевның уңышка ирешү серләре

Бөтен әгъзалары сау-сәламәт була торып, Аллаһы Тәгалә биргән мөмкинлекләрен кулланмыйча кул кушырып, бертуктаусыз дөнья мәшәкатьләренә зарланып утырган кешеләргә шаккатам. Берни эшләмичә нәрсәне дә булса үзгәртеп була дип уйлыйлармы икән алар?
Бүгенге мәкаләбезнең герое шундыйларның капма-каршысы. Сызранда аны белмәгән кеше бик аздыр. Самара татарлары да уңган, тырыш, тынгы белмәс милләттәшебезне беләләрдер, чөнки “Бердәмлек”тә дә аның турында берничә мәкалә басылып чыккан иде. Әлегә аның турында ишетмәгән укучыларыбызны таныштырырга туры киләчәк.

Беренче төркем инвалиды булуына карамастан, Радик иҗтимагый эшчәнлек белән актив шөгыльләнә. 2014 елда ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Ихтыяр көче» дип аталган иҗтимагый оешмага нигез салган һәм бүгенге көнгә кадәр аның җитәкчесе булып кала. Инвалид коляскасында гына утырып йөри алган Радик – Сызран шәһәре Думасы депутаты. Психология буенча югары белеме бар. Татар милли чараларын оештыруда актив катнаша.

Ульян өлкәсенең Татар Сайманы авылында туган егет, Сызранга күчеп килгәч тә, татар мохитына тартыла. Бала чагыннан ук әти-әнисе белән бөтен милли чараларда катнаша, аның гаиләсе Сабан туен аеруча ярата. Үсеп җиткәч, Радик үзе дә халкыбызның яраткан бәйрәмнәрен оештыруга өлеш кертә башлый. Шәһәр Думасы депутаты Илдус Гыйльманов белән 2008 – 2009 елларда, милләттәшләребезне берләштерү нияте белән, «Сызран татарлары» сайтын ачып җибәрәләр һәм, көн саен яңартып, яңалыклар өстәп торалар. Соңрак, сайтны Сызран татарлары автономиясе карамагына тапшыргач, Радик оешма җитәкчесе Ринад Шәрәфетдинов белән тыгыз элемтәдә эшли башлый, бер генә милли чара да аның катнашыннан башка узмый.

2018 елда Сызран татарлары автономиясе, Радик Шәфиев белән берлектә, татар теле дәресләрен укытуга юнәлтелгән проект әзерли һәм президент грантын оталар. Кызганыч, проектны алга таба да финансларга мөмкинлек булмаганлыктан, татар телен укыту туктатыла һәм бүгенге көнгә кадәр бу мәсьәлә хәл ителмәгән хәлдә кала бирә.

– Ана телен өйрәнү гаиләдән башланырга тиеш, дип уйлыйм. Татарча белүче әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез исән чакта телебезне саклауга игътибар бирергә, өйдә гел татарча сөйләшергә кирәк. Без гаиләдә үзара да, туганнар белән дә һәрвакыт туган телебездә аралашабыз. Менә бертуганнарымның балалары татарча сөйләшми, аз-маз аңлыйлар гына. Ә инде аларның балалары ана телендә бөтенләй сөйләшмәячәк, дигән фикер бар. Бу хәлне ничек үзгәртергә соң? Бәлки, активистлар эшне сүлпән алып баралардыр. Туган телебезне саклап калуда җаваплылык иҗтимагый оешмалар өстендә булырга тиеш. Бүгенге көндә төп бурычыбыз – бала белән тумышыннан татарча сөйләшә башлауны таләп итү.

Шәһәр Думасы депутаты Радик Шәфиев, мәдәният, иҗтимагый һәм милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча комитет әгъзасы буларак, татар теле һәм мәдәнияте мәнфәгатьләрен яклау белән шөгыльләнә. Думадагы 30 депутатның өчесе татарлар икән. «Бергәләп эшләү җиңелрәк. Гореф-гадәтләр, йолалар, мәдәни чаралар ярыйсы дәрәҗәдә сакланып килә, ә менә тел мәсьәләсен хәл итү бик авыр», – ди Радик.
«Ихтыяр көче» оешмасы эшчәнлегенә килгәндә, монда барысы да әйбәт, Аллаһыга шөкер. Бүгенге көндә анда 30 – 40лап активист эшли. Алар арасында инвалидлар да, сәламәт кешеләр дә бар. Шулай ук, йөздән артык инвалид бала үстерүче гаиләне берләштергән бүлекчә дә эшләп килә.

– Бу иҗтимагый оешмага мөмкинлекләре чикләнгән иптәшләрем белән бергә нигез салдык. Оешма әгъзалары – үсешкә, активлыкка, тормышны яхшы якка үзгәртергә, җәмгыятькә файдалы булырга теләүче кешеләр. Без аларның хыялларын чынга ашыру өчен мөмкинлекләр тудырабыз, чараларда инвалид һәм инвалид булмаган меңләгән кеше катнаша, – дип сөйли җитәкче.

«Ихтыяр көче» тугыз ел дәвамында бик күп чаралар оештырган, күпсанлы проектларны гамәлгә ашырган. Шуларның кайберләре бүгенге көндә дә бик матур гына эшләп килә. Мәсәлән, «Театр инклюзии, гармонии, развития» («ТИГР») театры ачылуга быел 5 ел тула. Монда һәркем, тәҗрибәсенә, яшенә һәм физик чикләүләренә карамастан, иҗади сәләтен күрсәтә ала. Аны күптән шәһәр администрациясе дә, тамашачылар да үз итеп өлгерделәр. Инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм итәләр, туристик сәяхәтләр оештыралар, өстәл уеннары буенча түгәрәкләр, спортзал эшли. Анда шөгыльләнүчеләр күптән түгел генә Тольяттида узган гер күтәрү ярышларында катнашканнар, махсус спорт төрләре бүлекчәсе булдырылган. «Бик зур рәхмәт аларга. Киләчәктә башка шәһәрләрдә яшәүче инвалидлар да бу спорт төренә игътибар итәрләр һәм аңа тартылырлар, дип өметләнәм», – ди Радик.

Оешмада Даун синдромлы балалары булган гаиләләр өчен «Кояшлы йорт» дип аталган клуб эшли. Монда алар очрашалар, аралашалар, төрле мәдәни чараларда катнашалар. Үзенчәлекле балалар һәм кешеләр өчен бу урын бик зур әһәмияткә ия.

Иҗтимагый оешма эшчәнлеге президент грантлары, шәһәр хөкүмәте субсидияләре һәм Самара өлкәсенең Икътисади үсеш министрлыгы ярдәмендә яши. Шулай ук битараф булмаган спонсорлар да бар икән.
Депутат булгач, Радик Шамилевич халык белән аралашуны да онытмый. Ул шәһәр халкы белән даими очрашып, аларны борчыган проблемалар белән кызыксына. Мөрәҗәгатьләрне кәгазьгә теркәп кенә калмый, уңай чишелешен дә контрольдә тота, ярдәм итү өчен бөтен көчен куярга тырыша.

– Радик, барысына да ничек өлгерәсез? Ял итәргә вакытыгыз каламы?

– Кызганычка, теләгән бөтен эшкә дә өлгереп булмый. Бәлки бөтен җиргә өлгерергә тырышу дөрес түгелдер дә. Чөнки берьюлы күп эшкә алынсаң, берсен дә тиешле дәрәҗәдә башкарып чыга алмау куркынычы бар. Шуңа күрә мин эшләрне мөһимлеге буенча бүлү тәртибенә күнектем. Ләкин күңелемә хуш килгән эшләрдән башларга тырышам. Бу миңа җан тынычлыгы, канәгатьлек хисе бирә. Эшемдә әти-әнием дә нык ярдәм итәләр. Алар – минем ышанычлы терәгем. Буш вакытымны да күбесенчә гаиләм, туганнарым, чын дусларым белән уздырам. Ә кайвакыт, бик нык активлык таләп иткән проектлардан соң, тынычлыкта, берүзем ял итәргә тырышам. Ә яраткан эшем – шул ук иҗтимагый эшчәнлегем. Мин гел алга баруны хуплыйм һәм кирәк дип саныйм. Яңа, таныш булмаган эшкә курыкмыйча алынырга кирәк. Хәтта тәмам көчсезләндем, арыдым дип уйлаганда да алга омтылырга. Минем яраткан девизым: «Беркайчан да, беркайчан да, беркайчан да бирешмә». Бәлки, максатларга ирешү рецепты шулдыр да, – дип елмая әңгәмәдәшем.

33 яшьлек егетнең Самара өлкәсе губернаторы премиясе лауреаты, Сызран башлыгының «Признание» премиясе лауреаты, XII «Благородство» губерна иҗтимагый акциясе лауреаты, «Успех года-2011» шәһәр конкурсы җиңүчесе, күпсанлы Мактау һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән булуы аның никадәр тырыш һәм максатчан булуын дәлилли.

Эльмира Сәйфуллина

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*