tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин нижгарларны кабул итте
Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин нижгарларны кабул итте

Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин нижгарларны кабул итте

Узган атна­да Россия мөселманнары Диния нәзарәте идарәсе рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин өлкә руха­ниларыннан тупланган Нижгар де­легациясен кабул итте.

Төбәк мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров шәхсән үзе җитәкләгән делегация составында өлкә Алемнар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Бәюсов, безнең дини оешма рәисенең бе­ренче урынбасары Фәнис хәзрәт Сәлахетдинов һәм Аксакаллар советы рәисе Мансур Хөсәенов та бар иде.

Алар мөфти белән өлкә үзәгендә Ярминкә мәчетен торгызу, төгәлрәк әйткәндә, 9 июльдә Түбән Новгородта узачак I Идел буе Сабан туе кысала­рында иман йорты нигезенә таш салу, шулай ук өлкә мөселманнары нәзарәтенең чираттагы съез­дын үткәрү темалары турында сөйләштеләр.

Әйтергә кирәк, Ярминкә мәчетен торгызу про­екты өстендә эшне бүген Россия Диния нәзарәте һәм Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте алып бара. Проект буенча гыйбадәтханәнең мәйданы 475 кв. метр тәшкил итәчәк һәм ул бердән 400дән артык кешене сыйдыра алачак.

Әлеге очрашуда шулай ук мөфтинең урынба­сарлары: профессор Дамир Мөхетдинов, Рафик Фәттахетдинов, Илдар Нуриманов һәм Равил Сәйфетдинов та катнашты.

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*