tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муниципаль берәмлекләрнең Мәдәният көннәре кысаларында Сарман районы үз мәдәниятен күрсәтәчәк
Муниципаль берәмлекләрнең Мәдәният көннәре кысаларында Сарман районы үз мәдәниятен күрсәтәчәк

Муниципаль берәмлекләрнең Мәдәният көннәре кысаларында Сарман районы үз мәдәниятен күрсәтәчәк

«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында, Сарман районы үзенең үзенчәлекле мәдәни мирасы турында «Чулпан» мәдәният үзәгендә сөйләячәк.

10 апрель көнне 14:00 сәгатьтә чара интерактив мәйданчык – «Сөлге туе» йоласы, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, төбәкнең гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләүче көнкүреш әйберләре һәм уникаль чигү үрнәкләре күргәзмәсе белән ачылачак.

17:00 сәгатьтән тамашачыларны үзешчән сәнгать осталары һәм районның горурлыгы булган танылган якташ җырчыларыбыз катнашындагы бай концерт программасы көтә. Фольклор, җыр, бию халык коллективлары районның милли йөзен, анда яшәүче халыкларның көнкүрешен, буыннар бәйләнешен чагылдырган «Эшлибез горурланып, яшибез хозурланып» дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итәчәкләр.

Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе, Җәлил сәнгать мәктәбе коллективлары милли мәдәниятебезне, татар халкына гына хас булган беләзек-йөзекләргә, алкаларга буяу ярдәмендә милли бизәк төшерү, хәситә, түшлекләр чигү, дисбе салу өчен янчыклар, борынгы уникаль материаллардан йон эшләнмәләре ясау буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Агач эшләнмәләрен милли орнамент белән бизәү буенча остаханә эшләячәк.

«Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее» Сарман ягында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тормышын, һөнәрләрен чагылдырган уникаль көнкүреш әйберләре, чигү үрнәкләре күрсәтәчәк. Балчыктан чүлмәк ясау, туку станында тукып карау мөмкинлеге булачак.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы районыбыздан чыккан язучылар, шагыйрьләр иҗатына багышланган «Сарман – әдипләр иле», Сарман районы авыллары тарихын яктырткан «Гасырлар кичкән Сарман авыллары» дип исемләнгән китап күргәзмәләрен, галим, шагыйрь Дамир Гарифуллинның шәҗәрәсе күргәзмәсен, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә ия булган районыбыздан чыккан шәхесләргә багышланган стела күчермәсен тәкъдим итәчәк.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*