tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әҗәлгә гашыйк иттергән сәхнә остасы. Равил Шәрәфиевкә — 85!
Әҗәлгә гашыйк иттергән сәхнә остасы. Равил Шәрәфиевкә — 85!

Әҗәлгә гашыйк иттергән сәхнә остасы. Равил Шәрәфиевкә — 85!

Талантлы щепкинчы, зыялы шәхес, меңләгән тамашачылар күңелендә мәхәббәт уяткан, Әҗәлгә дә гашыйк иттергән сәхнә остасы. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театры легендасы Равил Шәрәфиевкә 85 яшь тулды. Юбилей кичәсен ул хезмәттәшләре һәм яраткан тамашчысы белән бәйрәм итте.

Аның тирәсендә һәрвакыт җанлылык, мәзәк, көлке булыр. 3 сәгатькә сузылган юбилей чарасы да чын мәгънәсендә сәнгать, иҗат, сатира кичәсе булды. Тамашачы аны аягүрә басып каршылады һәм озак алкышлады. Артистны котларга хезмәттәшләре, якыннары, дуслары җыелган иде. Котлаулар, шаярулар, җырлар, кызыклы һәм уйланырлык мизгелләр, Равил Шәрәфиевнең үзенең хәтирәләре һәм аның турында истәлекләр. Легендар артистның юбилей кичәсе әнә шундый рухта узды.

Равил Шәрәфиевне юбилее белән котларга Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә килгән иде.

– 1954 нче елда без Равил белән икәү авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә йөри идек. Мин үттем, Равил узмыйча калды. Шул вакытта мин дә аның белән китсәм, хәзер берәр танылган артист булыр идем, – дип шаяртты Минтимер Шәймиев. – Равил Шәрәфиев – талантлы артист, сәхнә остасы, күпкырлы шәхес, һәр нәрсәдә үз фикере һәм үз позициясе булган кеше. Шундый артист, шундый шәхесләр булырга тиеш. Алар ничек фикер йөртә, тормышның катлаулы сорауларына ничек җавап бирә? Тормыш бит катлаулы. Синең ул яктан үз фикерең, үз кыйблаң бар. Бөтен халкыбыз ярата торган шәхесләребез булу – тамашачыларыбыз өчен бик зур бәхет. Сез – данлыклы, халыкка тәрбия бирә торган кешеләр. Халык сезне күбрәк тыңлый. Минем сезгә халык исеменнән баш иеп рәхмәт әйтәсем килә. Синең уен безне шатландыра, безнең йөрәкләргә үтеп керә. Халык сине ярата, кадерли һәм хөрмәт итә. Бу – тамашачылар өчен дә, артист өчен дә зур бәхет.

Җылы сүзләрдән соң, Дәүләт Киңәшчесе Равил Шәрәфиевне котлап, «Эх, алмагачлары» җырын башкарды һәм артистка татар театры сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен Дуслык орденын тапшырды.

Равил Шәрәфиев үзенең коллегаларына, барлык тамашачыларга җылы тәбрикләүләре һәм театр сәнгатенә булган мәхәббәте өчен рәхмәт белдерде.

– Бу юлы сәхнәгә нәрсәгә атланып чыгар икән, дип көлештеләр. Үз аягың белән чыгуга җитми икән. Бөтен труппага рәхмәт әйтәсем килә. Яшьләребез шулхәтле әйбәт. Мин алар алдында баш иям. Сәхнәгә атлап чыгарлык аягыңнан һәм аннан вакытында чыгып китә белгән акылдан аермасын, – диде халык артисты.

Ләйсән Сафина

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*