tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ураза гаете көнне Казанда “Гает моңы” бәйрәме уза
Ураза гаете көнне Казанда “Гает моңы” бәйрәме уза

Ураза гаете көнне Казанда “Гает моңы” бәйрәме уза

21 апрельдә – Ураза гаете көнне – Казанның “Чулпан” мәдәният үзәгендә “Гает моңы” бәйрәме узачак. Ул “Рухи моң” татар рухи мәдәниятне үстерү фестиваль-бәйгесенең гала-концерты да булып, анда бәйгегә нәтиҗәләр чыгарылачак.

Быел фестиваль Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында “Рухи моң” иҗат берләшмәсе, Татарстан мөфтияте, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе тарафыннан дүртенче тапкыр оештырылды. Мәгълүмати партнер – “Тәртип” радиосы.

Бәйге татар мәкаме һәм традицион мелодика калыпларын кайтаруны, татар халкының нигез кыйммәтләрен үз эченә алган рухи җыр жанрын баетуны, татар мәкаме белән азан әйтү культурасын булдыруны, татар теленең кулланылыш даирәсен арттыруны максат итеп куя.

2023 елның февраль башында игълан ителгән конкурс “Дини җыр”, “Мөнәҗәт”, “Милли мәкам белән азан әйтү”, “Вәгазь cөйләү” номинацияләрендә читтән торып үткәрелде. Пермь крае, Самара, Башкортостан, Курган, Төмән, Мәскәү, Чувашия, Омск һәм Татарстаннан 200 гә якын видеоязма кабул ителде. Аларның күпчелеге “Мөнәҗәт” номинациясенә юлланган.

“Рухи моң” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Марсель Әхмәдуллин хәбәр иткәнчә, гала-концертның төп максаты – кешеләргә бәйрәм рухы бүләк итү. Бәйрәмнең концепциясе режиссер Марсель Мәхмүтов тарафыннан эшләнгән. Ул миллилек белән бәйле булачак, ягъни милләтебезне саклап калуга диннең керткән өлешенә – әби-бабаларыбызның динне ничек яратулары, хөрмәтләүләре, безнең буынга нинди тырышлыклар белән алып килеп җиткерүенә багышлана. Бәйгедә җиңү яулаган чыгышлар тамашачыга әлеге концепция аша тәкъдим ителәчәк. Шулай ук дини җыр, мөнәҗәт юнәлешендә иҗат итүче башкаручылар М.Вәгыйзов, В.Фазлыйәхмәтов, А.Бариева, М.Галимов, Р.Динәхмәтов, И.Халиков, Д.Шәймәрданов чыгышлары каралган. Тамашада вәгазьләргә дә иҗади төсмер бирергә телиләр. Ул гадәти вәгазь генә түгел, ә символик образлар аша бирелүче бер күренеш булыр дип көтелә.

Чарага ир-атларга – түбәтәйдән, хатын-кызларга яулыктан килергә киңәш ителә. Милли образда килгән тамашачылар арасында бүләк уйнатылачак.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*