tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар төбәге укытучылары Казанда уңыш яулады
Нижгар төбәге укытучылары Казанда уңыш яулады

Нижгар төбәге укытучылары Казанда уңыш яулады

Мәркәзебез Казанда мил­ли тормыш кайный дисәк, ялгышмабыз, һәм бу шулай булырга тиеш тә, Казан бит ул илебез буенча гына түгел, бөтен дөнья буенча сибелеп яшәгән татарларның кыйбласы, аларны берләштерүче мәркәзебез. Һәм нәкъ милләттәшләребезне берләштерү, булган по­тенциалларын үстерү, кая яшәсә дә, татарлыгын оныттырмау максаты белән биредә даими төрле юнәлештә бик күп чаралар уздырыла, шул исәптән мәгариф өлкәсендә дә.

Мәсәлән, март аеның соңгы ункөнлегендә генә дә татар телен саклап үстерү, укучыларны фәнни-тикшеренү эшләренә җәлеп итү өчен берничә региона­ра чара узды һәм безнең төбәк вәкилләре аларда, һәрвакыттагыча, уңышлы катнашып кайтты.

“Укытырга һәм укырга”

Нәкъ шундый девиз астында 21-24 март көннәрендә Казанның “Адымнар” полингваль мәктәбендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды. Анда читтән торып сайлап алу этапларын уңышлы узган 32 укытучы – Татарстан Республикасыннан 20 һәм Россия регионна­рыннан 12 кеше катнашты, шулар арасында Камка мәктәбенең та­тар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Зиганшина да.

“Без “Адымнар” мәктәбе укучылары белән дәрес бирдек, класс сәгате үткәрдек. Агымдагы ел Татарстан Республикасында “Мил­ли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы” дип игълан ителде һәм шул темага багышланган мастер-класс уздырдык, педагогик остаханә кебек сынаулар да булды. Бер-беребезнең мастер-классларын, педагогик остаханәләрне карап, зур тәҗрибә тупладык.

Үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнашты, конкуренция дигән әйбер бөтенләй юк иде.

Тулаем алганда, оештыручылар бик бай программа әзерләгән иде, Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия теа­трында караган “Өйләнәм.ру” спектакле бик ошады.

Конкурсны югары дәрәҗәдә оештырган, безгә – төрле регион­нардан килгән укытучыларга олы хөрмәт күрсәткән өчен “Адым­нар” мәктәбе коллективына зур рәхмәт, без Татарстаннан һәрчак яхшы кәеф, эшләргә зур теләк алып кайтабыз. Шулай ук Сергач округының мәгариф идарәсенә, рус Пожары урта, аның филиалы булган Камка тугыз еллык мәктәпләре администрацияләренә дә олы рәхмәтләремне белдерәм”, – дип уртаклашты алган тәэсирләре белән Гөлнур ханым. Ул үзе “Творить добро” номинациясендә җиңү яулап, Диплом белән бүләкләнгән, ә Дипломнарны җиңүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров тапшырган.

“Туган тел”

28-29 март көннәрендә узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мастер-класслар Бөтенроссия конкурсында безнең Нижгар төбәге данын Сафаҗай мәктәбе укытучысы Энҗе Абдулбәрова яклады. Анда шулай ук Россиянең 12 регионыннан татар теле белгечләре катнашкан.

“Без коллегаларыбыз һәм жюри алдында мастер-класслар күрсәттек, “Минем халкым мирасы” дигән темага проект якладык, “Түгәрәк өстәл артында” аралаштык. Соңгысында сүз татар теле һәм әдәбиятына бирелгән сәгатьләрнең кыскартылуы, тулаем те­лебезне саклап калу турында барды. Ике көн дәвамында коллега­лар, дәрәҗәле белгечләр белән аралаштык, тәҗрибә уртаклаштык һәм тупладык. Мин үзем Татарстанның Арча районыннан, анда Арчаны да мактадым, Нижгар төбәген, Сафаҗай авылын да мак­тап сөйләдем. Бүләкләү тантанасы Казанның мәртәбәле “Хөррият” ресторанында узды, “За верность профессии” номинациясендә җиңү яулаган өчен Дипломны миңа Татарстан Республикасының мәгариф министры Илсур Хадиуллин тапшырды. Бу инде ми­нем өчен икеләтә күңелле мизгел булды, чөнки Илсур Гәрәевич җитәкләгән Казанның 155-гимназиясендә дистә ел аның кул астында хезмәт иттем”, – дип сөйләде Энҗе Фәнисовна. Афәрин, Энҗе ханым!

Каюм Насыйри укулары

Ә мартның соңгы көнендә Казанның 81 нче мәктәп базасында Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә узган Каюм Насыйри укуларында Абдулхәмит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбенең унынчы класс укучылары Диләрә Хәйретдинова, Диләрә һәм Илнара Рәхмәтуллиналар фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим итте (фотода җитәкчеләре Ә.Мөхәммәтҗанова белән). Аларны мәктәпнең тарих укыту­чысы, билгеле крайны өйрәнүче Әлфия Мөхәммәтҗанова алып барды. Укуларның беренче, сайлап алу этабына Татарстан Ре­спубликасы, Россиянең төрле төбәкләрендәге мәктәп укучыла­рыннан 448 эш килгән, финалга шуның 172се узган, шул исәптән безнең кызларныкы да.

“Без бу укуларда икенче тапкыр инде катнашабыз – үткән елда Диләрә Хәйретдинова династияләр турында сөйләгән иде, быел “Крайны өйрәнү татар телендә” юнәлеше буенча “Нижгарның йөзек кашы” дигән теманы алып, Зур Рбишчаның борынгы тарихы белән таныштырды. Диләрә һәм Илнара Рәхмәтуллиналар шул ук юнәлештә рус телендә катнаштылар. Диләрә лашманнар турында материал әзерләде, ә Илнара “Татарская жемчужина Нижегород­чины” темасына Зур Рбишча турында бик кызыклы чыгыш ясады. Өчесе дә эчтәлекле видеолар да әзерләде һәм чыгышлары зур кызыксыну уятты. Нәтиҗәдә, кызларым өченче дәрәҗә Диплом­нарга лаек булды.

Мондый чаралар бүтән төбәкләр тарихы белән кызыксыну уята, алар турында өстәмә мәгълүмат аласың, ә иң мөһиме – укучыларның да, җитәкчеләрнең дә үзара аралашуы, элемтәләр урнаштыруы, болар барысы да киләчәктә хезмәттәшлек итү өчен дә бик мөһим. Шуңа да оештыручыларга зур рәхмәт, ә уку­чыларым белән горурланам”, – дип үз фикерен белдерде Әлфия Хәйдәровна.

Менә шулай һәр катнашкан чарада призлы урын алып, Казан­ны кайнатып, Нижгар данын яклап кайтты безнекеләр һәм аларга “афәрин” диясе генә кала.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*