Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин “JADIDFEST” фестивалендә беркайчан да сынап каралмаган форматлар эшләнелә дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.
“JADIDFEST” фестивале – яңа берләшмәләр, яңа кызыклы шәхесләргә яңа форматлар ачу, сәнгать өлкәсендә төрле экспериментлар ясау, шәһәр мәдәниятен үстерү. Ул инде дүртенче тапкыр уза”, – диде Тәбрис Яруллин.
“Минемчә, массалы мәдәният һәрвакытта да шундый фестивальләрдән башлана. Монда без беркайчан да сынап карамаган форматларны эшләп карыйбыз. Мәсәлән, идеяләр тарату сеансы”, – дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.
“Татар дизайны дигәч, лалә чәчәген күз алдына китерәбез, тарихта Сөембикәне, әдәбиятта Тукайны, ә башкаларны белмибез дә кебек. Ә бу фестивальдә төрле дизайн-маркет, арт-перфоманс, лекторийлар, мастер-класслар, фотозона эшли һәм алар катнашучыларга мәгълүматны кызыклы форматта бирә ала дип уйлыйм”, – ди ул.
- “JADIDFEST” фестивальнең максаты – яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, аш-су осталары, музыкантлар һәм башка индустрия вәкилләре белән таныштыру, аларга мәйданчык булдыру.
Фестивальдә һәркем тематик остаханәләрдә катнашырга, дизайнер һәм мода белгечләре лекториен тыңларга, төрле тәм-томнар татып карарга мөмкин.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/01/176244/