Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “JADIDFEST”та беркайчан да сыналмаган форматлар эшләп карала
“JADIDFEST”та беркайчан да сыналмаган форматлар эшләп карала

“JADIDFEST”та беркайчан да сыналмаган форматлар эшләп карала

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин “JADIDFEST” фестивалендә беркайчан да сынап каралмаган форматлар эшләнелә дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“JADIDFEST” фестивале – яңа берләшмәләр, яңа кызыклы шәхесләргә яңа форматлар ачу, сәнгать өлкәсендә төрле экспериментлар ясау, шәһәр мәдәниятен үстерү. Ул инде дүртенче тапкыр уза”, – диде Тәбрис Яруллин.

“Минемчә, массалы мәдәният һәрвакытта да шундый фестивальләрдән башлана. Монда без беркайчан да сынап карамаган форматларны эшләп карыйбыз. Мәсәлән, идеяләр тарату сеансы”, – дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

“Татар дизайны дигәч, лалә чәчәген күз алдына китерәбез, тарихта Сөембикәне, әдәбиятта Тукайны, ә башкаларны белмибез дә кебек. Ә бу фестивальдә төрле дизайн-маркет, арт-перфоманс, лекторийлар, мастер-класслар, фотозона эшли һәм алар катнашучыларга мәгълүматны кызыклы форматта бирә ала дип уйлыйм”, – ди ул.

  • “JADIDFEST” фестивальнең максаты – яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, аш-су осталары, музыкантлар һәм башка индустрия вәкилләре белән таныштыру, аларга мәйданчык булдыру.

Фестивальдә һәркем тематик остаханәләрдә катнашырга, дизайнер һәм мода белгечләре лекториен тыңларга, төрле тәм-томнар татып карарга мөмкин.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/01/176244/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*