Казан шәһәре Апанай мәдрәсәсендә 3нче июльдән алып ике атна дәвамында ир балалар өчен ислам нигезләре буенча курслар үткәрелде. Башкалабызның төрле почмакларыннан йөреп дин нигезләрен 7-14 яшьлек 58 бала үзләштерде. Укучылар курслар дәвамында ислам дине нигезләреннән тыш татар халкының бай мирасы, мең еллык гореф-гадәтләре белән танышты. Шәкертләр һәр көнне өйләгә кадәр дини дәресләр алдылар, аннары мәдәни чараларга, музейларга, төрле шәхесләр белән очрашуларга, лекцияләргә йөрделәр. Җәйге ял үсеп килүче буынга татар дин галимнәре мирасын тапшыруны, рухи-тарихи ядкәрләргә, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүне, кул эшләренә өйрәтүне бурыч итеп куйды. Оештыручылар – Казан шәһәре Апанай мәдрәсәсе һәм “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге.
Зөлхиҗҗә аеның 27нче көнендә (15нче июльдә), курсларның тәмамлануына багышланган бай бәйрәм чарасы, шул исәптән Сабан туе уеннары һәм ярышлар узачак. Балалар татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның туган җирен – Яшел үзән районы Кече Шырдан авылын зиярәт итәчәк. Чара Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында һәм Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга әзерлек йөзеннән үткәрелә. “Без балаларыбызга дин нигезләреннән кала, татар-мөселман традицияләрен, милли мәдәниятебезне дә өйрәтергә тырышабыз, бай мирасыбыз турында мәгълүмат бирәбез”, – дип ассызыклый оештыручылар.
Балалар сәфәрне Яшел үзән районы Исаково авылында урнашкан ачык һавадагы “Татар авылы” этнография музее белән танышудан башлаячак. Биредә тимерче йортын, чүлмәкче остаханәсен карау, татар-крестьян йорты, җил тегермәне, авыл мохите, мәчет белән танышу көтелә.
Төп программа Кече Шырдан авылында көндезге сәг. 11.00-дә авылның Каюм Насыйри белән бәйле истәлекле урыннарын зиярәт итүдән башлана. Биредә 1903нче елда Каюм Насыйри акчасына салынган, 2017нче елда яңадан торгызылган мәчет бинасы (биредә өйлә намазы укылачак), Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханә урнашкан. Кунаклар җәйге эссе көннәрдә Каюм Насыйри сусавын баскан чишмә суыннан авыз итәчәк, шулай ук К.Насыйрины хәтерли торган, Россиянең иң борынгы – 500 еллык тал агачын күрәчәкләр, бай китапханә белән танышачаклар. Авылда кулланылышка тапшырылучы плотинаны ачу тантанасында балаларның иҗади чыгышлары көтелә.
Бәйрәмнең кульминацион өлеше – киң мәйданда Сабан туе уеннарында катнашудан гыйбарәт булачак. Ул үз эченә милли уеннарда катнашуны күздә тота: болар – көянтә белән су ташу, кашыкка күкәй салып чабу, күз бәйләп бүләк кисү, чүлмәк вату, аркан тарту, капчык киеп йөгерү һ.б. уеннар.
Каюм Насыйри туган, яшәгән, ял иткән һәм иҗат эше белән шөгыльләнгән матур авыл табигатен карарга һәм Казан мөселман балаларының җәйге ялы ничек үтүе белән якыннан танышырга журналистлар да килә ала.
Чыганак: dumrt.ru