tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслим муниципаль районында “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы уза
Мөслим муниципаль районында “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы уза

Мөслим муниципаль районында “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы уза

Бүген, 12 июль, Мөслим муниципаль районында “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы уза.

Утырыш “Ык буе татар авыллары тарихы: үткәне һәм бүгенгесе” исеме астында оештырылган. Чарада “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кәдрия Идрисова катнаша.

Катнашучылар Иске Вәрәш авылының “Дуслык” чишмәсендә булдылар. Биредә “Су буенда самовар агарту”  йоласын карадылар. Шулай ук мастер-класслар оештырылган иде: себерке бәйләү, шифалы үлән чәйләрен әзерләү буенча һ.б.

Сәфәр Метрәй авылында дәвам ителде. “Ак калфак”лылар авылның ял паркына бардылар, ярминкәдә катнаштылар, Метрәй авылы тарихы белән таныштылар.

Шулай ук катнашучылар Яңа Карамалы авылында каз үстерүче фермер Ирек Хамадишинның эшчәнлеге белән таныштылар. Ирек Хәмәдишин 2004 елдан ук классташы Раиф Мортазин белән бергә кошлар үрчетү эшен башлап җибәрә. Беренче елны алар тавык үстерү белән генә шөгыльләнәләр, ә икенче елдан өч мең каз алып куялар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*