tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Калеб» 10 яшьлек туган көнен ничек бәйрәм итәчәк?
«Калеб» 10 яшьлек туган көнен ничек бәйрәм итәчәк?

«Калеб» 10 яшьлек туган көнен ничек бәйрәм итәчәк?

19 декабрь 19:00 сәгатьтә «Пирамида» концерт залында «Калеб» яңа буын җыены 10 яшьлек туган көн кичәсен тәкъдим итә.

Бүген әлеге кичәгә багышланган матбугат конференциясе узды. Анда “Калеб” проектының авторы, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, композитор, ТР атказанган эшлеклесе Эльмир Низамов, җырчы, ТР атказанган артисты Илүсә Хуҗина, шагыйрь Йолдыз Миңнуллина катнашты.

“Калеб” яңа буын җыены моннан ун ел элек яшь татар иҗатчыларын берләштерү һәм яңа әсәрләр итү максатыннан барлыкка килгән мәйдан. Һәм ул үзенең максатына иреште дә – мәйданда яңа исемнәр барлыкка килде, яшь иҗатчылар берләште. “Калеб”нең чишмә башында иҗатчылар һәм журналистлар Гүзәл Сәгыйтова, Эльмир Низамов, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Сөмбел Гаффарова, Гөлчәчәк Баһавиева, Рания Усманова тора. Нәкъ менә әлеге исемнәрне без “Калеб” белән янәшә күрәбез. Алар ун ел дәверендә иҗат кичәләре, театраль перформанслар, спектакльләр, лекцияләр, лабораторияләр, фестивальләр үткәрде. Саный китсәң, барлыгы 70тән артык проект чынга ашырылган. Шул вакыт эчендә татар яшьләре тынгысыз иҗат итте, күбесе танылды һәм үз укучысын тапты. “Калеб” тагын да ешрак яңгырый башлады: мәсәлән, 2018 елдан бирле “Шаян ТВ” телеканалында яшь иҗатчылар турында “Калеб” тапшыруы чыга башлады, 2020 елда “Тәртип FM” ешлыгында “Калеб”челәрне ишетергә мөмкинлек булдырылды – радиотапшырулар әзерләнде.

Шулай да “Калеб” нәрсәдән һәм ничек башланган соң?

Бу сорауга “Калеб”нең “әнисе” Гүзәл Сәгыйтова болай дип җавап бирде:

– “Калеб” әле яңа гына башланган иде…Ә бит без аны заманында җитди итеп башламадык та кебек, ниндидер иҗади илһам белән кабынып киткән идек. Казан Дәүләт консерваториясендә “Калеб” дигән әдәби клуб бар иде – менә шуннан башланды ул. Ул вакытта  Консерватория студентлары – музыкантлар заманча яшь шагыйрьләр  барлыгын белми иде. Шулай итеп мин “кемне чакырырга була?” дип баш ваттым. Йолдыз Миңнуллина килгәч, минем дөньям 180 градуска үзгәрде. Шулай итеп, “Калеб”не Йолдыз белән Луиза Янсуардан башларга булдым. Ул бәләкәй генә кабинет иде. Йолдыз белән Луиза килгәч, студентларның күзләре яна башлады… Аннары бу очрашуларга тора-бара Эльмирны да (Низамов – Авт.) чакырдык. Кечкенә генә кабинетта зур бәхәсләр куба башлады: “Ни өчен эстрада мондый?” “Ник җыр текстлары шундый гади?” “Ни өчен без үзгәртә алмыйбыз?” Һәм инде нәтиҗәдә “Ни өчен аны Мәдәният министрлыгы карамый?” дигән сорауга җиткәч, “болай булмый, үзебезгә нәрсәнедер үзгәртә башларга кирәк”, – дидек. Март аенда Консерваториянең зур залында түгәрәк өстәл эшләдек, ул вакытта менә шундый кичәләр кирәк, дигән фикергә килдек. Чыгып киткәндә Артур Исламовның сүзен ишеттем: “Тиеш, кирәк дигән әйбер ничә ел дәвам итә, бу сөйләшү шуның белән вассәләм инде”, – диде ул. Бу сүз минем күңелемә бик тиде – ике көн буе уйлап йөрдем.  Йолдызны, Луизаны, Эльмирны борчый башладым. Безгә Сөмбел Гаффарова кушылды – ул интернет-сайт өчен җавап бирде, Эльмир белән Казанда кичә уздырырырга мәйдан эзләп йөрдек. “Калеб” менә шулай “туды”, – диде Гүзәл Сәгыйтова.

һәм менә ул “Калеб” барлыкка килгән мизгелдән соң кич утыру.

Фоточыганак: “Калеб” ВК-төркеме.

Шагыйрь Йолдыз Миңнуллина “Калеб” тарихын төрле нәрсәдән башлап була дигән фикердә:

– Бәлки “Калеб” Илфак Ибраһимов белән Луиза тирәсенә яшь шагыйрьләр җыелудан башлангандыр? Һәм аннары аларның Гүзәл Сәгыйтова белән танышуларыннан. Ә бәлки ул Ленар Шәехнең “Әллүки” түгәрәген торгызып җибәрүеннән башлангандыр? “Әллүки”нең Уфага барып Гүзәл белән танышуыннан? Тарихны төрлечә тезеп була. Димәк, “Калеб” барлыкка килергә тиеш булган – һәм менә шуңа калкып чыккан да. Мин кичәләрне хәтерлим, әмма нәрсә турында сөйләшкәнебезне хәтерләмим. Менә бүгенге көнгә килеп җиткәч, уйланабыз: җыр текстлары гади булырга тиеш. Әйеме, Эльмир? (Эльмир Низамовка карап – Авт.)

Композитор Эльмир Низамов “Калеб” яңа композиторларны үстерде дип саный:

– Минемчә, “Калеб” төрле юнәлеш бер-берсен “таный” башлагач барлыкка килде. Алар башта “Калеб”сез үзенчә яшәде: һәр иҗатчы үз дөньясында кайнады. Шәхсән үзем “Калеб”кә кадәр бер яшь шагыйрьне дә белми идем. Шулай итеп без бер-беребезне таный башладык. Музыка дөньясы гел читтәрәк тора дип сизәм мин һәм безнең композиторлар элек тә бар иде, күп булмаса да. Ләкин татар мохитендә азлары да күренми иде кебек. “Калеб”нең иң беренче миссиясе – иҗатчыларны үзара берләштерү, – диде Эльмир.

Җырчы Илүсә Хуҗина тормышында “Калеб” шулай ук зур роль уйнаган:

– Консерваторияне тәмамлагач, тормышым соры төсләргә кергән кебек булды. Мөгаен, һәр кеше дә ниндидер бер этапта үзен шулай хис итәдер. Мин бу сорылыктан “Калеб” аша котылдым. Аның чараларына тамашачы буларак барып яңа сулыш алып кайта идем. Бу чыннан да һәр иҗатчы күңелендә илһам уяткан мәйданчык. Беренче тапкыр Илшат Рәхимбай кичәсенә бардым. Мин аның белән тагын кайда таныша ала идем? Ә монда күп кенә кызыклы шәхесләр белән аралашырга мөмкин булды. Ун елдан соң да мин “Калеб”нең тормышымда уйнаган ролен сизәм, – диде ул.

Чыганак: idel-tat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*