tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар йолдызлары дәвамчысы
Нижгар йолдызлары дәвамчысы

Нижгар йолдызлары дәвамчысы

Безнең Нижгар төбәге – төрле өлкәдәге талантларга бай булган һәм татар дөньясында киң танылган байтак кына шәхесләр биргән төбәк. Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Рамил Курамшин кебек якташларыбыз – безнең горурлык. Ә инде иң мөһиме – билгеле шәхесләребезнең дәвамчылары булып, төбәгебез да­нын бүген дә танытучы, киң таратучы яшь талантларыбыз бар. Шуларның берсе – Кече Рбишчадан Илдус Харясов. Бу искиткеч талантлы җырчы егетебез күпләргә таныш дип беләм, хәтта өлкәдән читтә яшәүчеләргә дә, чөнки ул бик күп концертларда, конкурс- фестивальләрдә катнашып, лауреат, дипломант исемнәрен яулаган шәхес.

Аның белән якыннанрак таныштыру өчен һәм Яңа ел ба­шында, 5 январь көнне Уразавыл мәдәният йортында узачак юбилей концерты уңаеннан корган әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.

– Илдус, ничә яшендә баянда уйный башладың һәм җырлау сәләте сиңа каян килгән?

– Баян безнең өйдә мин белгәннән бирле бар, әтием бе­раз уйнаклый иде, ә мин 9-10 яшьләрендә уйный башла­дым. Баштарак әти күрсәтте, аннары инде үзем тотындым. Уразавыл музыка мәктәбендә дә бераз укыдым, әмма, кыз­ганычка, тәмамлый алмадым, атнага берничә тапкыр мине анда йөртү бераз катлаулы иде. Ә инде җырлауга килгәндә, бу сәләт әнием Гүзәл ягыннан бирелгән дип уйлыйм – бабаем үзешчән артист булган, әнинең туганы Рәмис абый Хәйруллин бик матур җырлый, ул Семочки мәдәният йорты директоры һәм “Бәйрәм” төркеменең бер тот­касы. Җырлый башлавыма да озак инде, әле мәктәптә укыган­да барлык чараларда катнаша идем.

– Синең төрле конкурс-фестивальләрдә даими катнаша килүеңне беләбез, иң дәрә- җәлеләре кайсылары әлегә?

– Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев исемендәге халыкара конкурсларда I дәрәҗә лауре­ат исемен яуладым, 2017 елда Казанда шулай ук халыкара “Татар моңы” конкурсында кат­нашып, президент премиясенә лаек булган идем. Ә инде рай­он, районара, өлкә, регионара чараларда бирелгән Дипломнар санын үзем дә белмим, алар бик күп.

– Илдус, иҗат өлкәсендә мах­сус белемең бармы?

– Юк әлегә, югары белем ал­дым, тик бүтән өлкәдә, әмма ва­кыт узган саен махсус белемнең кирәклеге күбрәк сизелә, шуңа да бу турыда уйлыйм.

– Син танылган җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Дамир Фейсханов һәм отставкадагы офицер Таһир Мөхәммәтов (автордан: аны күбрәк Таһир Гумконвой буларак беләбез) белән көзен “Туган тел” каналының “Көзге җилләр” концертында катнаштыгыз, ул каналда клипларыңны да карыйбыз, ничек моңа иреш­тегез?

– Без ул концертта катнашырга үзебез теләк белдердек, ә клип шушы концерт кысаларында төшерелде. Бик матур концерт иде, байтак билгеле артист­лар катнашты, андый чакта алар белән якыннан арала­шып, киңәшләренә колак салып, тәҗрибә туплыйсың. 8 Март бәйрәменә багышланган кон­цертта катнашуга да чакыру ал­дым инде.

– Бик күп үзешчәннәр иҗат итәр өчен Казанга китә, син бу хакта нәрсә уйлыйсың, планнарың нинди?

– Әлегә төгәл генә берни әйтә алмыйм, вакыт күрсәтер. Мин Кызыл Октябрь округы мәдәният бүлегендә эшлим, мине үзебез- нең якларда беләләр, яраталар, чыгыш ясарга чакыралар, ничек әйтмешли, әлегә биредә вос­требован, ә киләчәктә күз күрер.

– Илдус, күптән түгел сез Да­мир һәм Таһир белән бергәләп махсус хәрби операция зона­сында булып кайттыгыз, бу адымга сине нәрсә этәрде?

– Хәрби бурычымны мин Мәскәүдә үтәгән идем, бергә хезмәт иткән егетләр белән гел аралашып торабыз һәм аларның байтагы мобилиза­ция буенча СВОга алынды, үз теләге белән китүчеләр дә күп булды. Андагы хәлне үз күзем белән күрәсе килде һәм Таһир абый белән элемтәгә чыктым да, ул чираттагы гуманитар ярдәм илткәндә янында алды. Мин һәрвакыт хәлемдә булган­ча ярдәм итәргә тырыша кил­дем, ә анда барып, гуманитар ярдәмнең никадәрле кирәкле һәм мөһим булуын күргәч, булы­шу теләге тагы да көчәйде, күп кенә дус-ишләрем дә ярдәмне минем аша юллый. Барчабыз да андагы ир-егетләребез тиз арада җиңү яулап, исән-сау кайтсыннар иде дигән теләктә, ә безнең ярдәм ул җиңүне якы­найтканына шигебез юк.

– 5 январьда булачак концерт турында да берәр сүз әйтсәң иде.

– Мин сентябрь аенда 30 яшь­лек юбилеемны билгеләдем, шунда ук инде концерт оеш­тыру фикере туган иде. Әмма дуслар, коллегалар белән киңәшләштек тә, Яңа ел ка­никулларында, шәһәрлеләр күпләп биредә булганда оеш­тыру кулайрак булыр дидек. Бу минем беренче сольный проект, нык дулкынланам, борчылам, әлбәттә. Әзерлек бара инде һәм Аллаһы ярдәме белән ба­рысы да яхшы булыр дип ыша­нам. Концертта шулай ук Лан­дыш Баһави, Дамир Фейсханов, Таһир Мөхәммәтов, якташла­рым – Татарстанның атказанган артисты Ирфан Измайлов һәм Ринат Яруллин катнашыр, Ка­заннан да кунаклар көтелә.

– Илдус, син бит хәйрия концертларыннан да якта калмыйсың, Уразавыл шәф- кать йортында бер генә чара да синнән башка узмый, әйеме?

– Нәкъ шулай, менә Яңа ел ялларында Мәскәүдән татар милли үзәге артистлары белән концерт куярбыз. Катлаулы тормыш ситуациясендә калып, гомер көзләрен анда уздырыр­га мәҗбүр булган, күңелләре кителгән әби-бабайларга бе­раз гына булса да күңелле мизгелләр бүләк итә алуыбызга мин бик шат, шуңа да зур теләк белән катнашам.

– Гаиләң белән дә бераз та­ныштырып үтсәң иде.

– Минем әлегә үз гаиләм юк, әти-әнием белән туган авы­лым Кече Рбишчада яшим. Әтием Халит шулай ук округ мәдәният бүлегендә үзәк клу­блар системасы директоры, әнием Гүзәл Уразавыл бала­лар китапханәсендә хезмәт итә. Абыем Илдар күптән инде гаиләле, сеңлем Илми­ра да быел тормышка чыкты, алар икесе дә башкалада яши. Үзем дә, Аллаһы бирсә, ничек әйтмешли, башлы-күзле булыр­га планлаштырам, ни әйтсәң дә, вакыт инде.

– Илдус, әңгәмәң өчен зур рәхмәт, уңышлар сиңа, иҗат өлкәсендә зур үрләр яулап, исемең билгеле җырчылар белән беррәттән яңгырасын, Нижгар төбәгенең яңа йол­дызы булып ян дигән теләктә калабыз.

– Рәхмәт, форсаттан файда­ланып, яраткан “Туган як” га­зетасы укучыларын 5 январь көнне 19.00 сәгатьтә Уразавыл мәдәният йортында узачак юби­лей концертымда көтеп калам.

Наилә ЖИҺАНШИНА сөйләште

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*