Ульяновск өлкәсенең «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу hәм яшь буынга түкми-чәчми җиткерү буенча күп эш башкара, төрле чаралар оештыра. «Әбием сандыгы», «Бишек туе», «Килен төшерү», «Балага исем кушу» йола бәйрәмнәре әнә шундыйлардан.

Татар балаларына милли тәрбия бирү белән шөгыльләнүче Гөлфия Бдиева белән Римма Фаткуллованың осталыкларына, җитезлегенә сокланмый мөмкин түгел. Алар нәни кызлар өчен калфак ясау серләре белән бүлештеләр. Ә танылган рәссам-бизәүче Гүзәлия Ахмадуллина төсле кәгазьләрдән төрледән-төрле роза чәчәкләре «үстерде».
Кичәдә гүзәл затлар белән беррәттән, үз эшенең чын остасы – сәйләннәрдән матур итеп мәрҗәннәр ясаучы Рива абый Рафиков та катнашты. Ул тиз арада җепкә беләзек тезү серләрен чиште.

«Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина кичәдә катнашучы осталарга hәм кунакларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.
– Балаларга ана телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын hәм традицияләрен кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Шуңа күрә балалар бакчаларына барып, нәниләрне милли бәйрәмнәребез, уеннарыбыз, аш-суларыбыз белән якыннан таныштыру максаты куябыз,- диде Кәримә ханым.
Рузия Хәлимова
Ульяновск