Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Калфак чиктек кич утырып
Калфак чиктек кич утырып

Калфак чиктек кич утырып

Ульяновск өлкәсенең «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу hәм яшь буынга түкми-чәчми җиткерү буенча күп эш башкара, төрле чаралар оештыра. «Әбием сандыгы», «Бишек туе», «Килен төшерү», «Балага исем кушу» йола бәйрәмнәре әнә шундыйлардан.

 

«Тылсымлы инә» дип исемләнгән шундый чараларның берсе Ульяновск шәhәренең 17 нче санлы милли китапханәсендә узды. «Ак калфак»лылар 20 нче hәм 242 нче санлы балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләрне кунакка чакырып, калфак чигү hәм изү тегү буенча мастер-класс күрсәттеләр, шулай ук милли киемнәребез үрнәкләре тарихы белән таныштырдылар.

Татар балаларына милли тәрбия бирү белән шөгыльләнүче Гөлфия Бдиева белән Римма Фаткуллованың осталыкларына, җитезлегенә сокланмый мөмкин түгел. Алар нәни кызлар өчен калфак ясау серләре белән бүлештеләр. Ә танылган рәссам-бизәүче Гүзәлия Ахмадуллина төсле кәгазьләрдән төрледән-төрле роза чәчәкләре «үстерде».

Кичәдә гүзәл затлар белән беррәттән, үз эшенең чын остасы – сәйләннәрдән матур итеп мәрҗәннәр ясаучы Рива абый Рафиков та катнашты. Ул тиз арада җепкә беләзек тезү серләрен чиште.

  – Сәйләннәр белән эш итү, матурлык hәм гүзәллек тудыру белән беррәттән, сәламәтлек өчен дә искиткеч файдалы. Дүрт ел элек каты авырып киттем hәм бер кулым бөтенләй хәрәкәтләнми башлады. Врачлар киңәшен исәпкә алып, төрле зурлыктагы сәйләннәр белән эш итүгә керештем. Хәзер үз кулларым белән ясаган зәвыклы мәрҗәннәрне бүләк итеп, якыннарымны шатландырам,- ди Рива абый, канәгатьлек хисе кичереп.

«Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина кичәдә катнашучы осталарга hәм кунакларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

– Балаларга ана телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын hәм традицияләрен кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк.  Шуңа күрә балалар бакчаларына барып, нәниләрне милли бәйрәмнәребез, уеннарыбыз, аш-суларыбыз белән якыннан таныштыру максаты куябыз,- диде Кәримә ханым.

Рузия Хәлимова

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*