tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Калфак кигән баш hәрвакыт югары булыр…
Калфак кигән баш hәрвакыт югары булыр…

Калфак кигән баш hәрвакыт югары булыр…

Татар хатын-кызларының баш киеме — калфак борын-борыннан сафлык, пакълык билгесе булып санала. Ул татар милли костюмында хаклы рәвештә үзенчәлекле урын били. Әлеге зәвыклы бизәнү әйбере белән мин берничә ел элек татар дөньясы мәркәзе — Казанга сәяхәткә барганда башкала урамнарында аны кигән сылу кызларны күргәч кызыксына башладым.

Хәтер төпкелендә әлеге күңелле хатирәләрне уятуга 2014 елда төрки дөнья башкаласы — Казанда сентябрь башында үткән «Калфак hәм изү эшләренә өйрәнү буенча мастер-класс» сәбәпче булды, аны оештыруга татарларның Бөтендөнья конгрессы, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы күп көч салган.

Татар милли киемен тегү буенча осталык дәресенә Русия төбәкләреннән генә түгел, ә Казахстан, Литва кебек БДБ илләреннән дә вәкилләр килгән . Башкортстан делегациясе составында «Ак калфак» район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, пәрдәләр hәм ламбрекеннар тегү остасы, татар-хатын кызлары язмышы өчен җанатар Лилия Марсель кызы Әхмәтшина да бар.

—Зәвыклы баш киеме hәм бизәнү әйбере буларак калфак татар кызлары өчен бик әhәмиятле, чөнки ул хуҗабикәсенең тышкы гүзәллеген генә ачып калмый, ә аның эчке дөньясын, рухи байлыгын, уй-хисләренең, ниятләренең саф булуын, татар кызларының тегү hәм чигү осталыгын күрсәтә, шул ук вакытта сәнгать энҗесе булып тора. Өстәвенә калфак кигән хатын-кыз башын hәрвакыт горур hәм югары тота, — дип сөйли Лилия Марсель кызы үз куллары белән ясалган изүне күрсәтеп.

Әйткәндәй, ул Казанда матур hәм үзенчәлекле чигелүе өчен осталык дәресе жюрие мактавына лаек булган.

Вакыйгаларга hәм чараларга бай ике көнлек программада чигү дәресләреннән тыш, «Казан» Милли мәдәни үзәгендә урнашкан Казанның меңъеллыгы музеена сәяхәт, «Кызлы йорт» хатын-кызлар коллективының концерт программасы оештырылган, шулай ук Татарстанның гамәли сәнгать осталары hәм билгеле рәссамнарының иҗади эшләре күргәзмәләре булган, биредә бөек татар язучысы Габдулла Тукайның иҗатына багышланган балалар рәсемнәре конкурсы аерылып торган.

Көн азагында Лилия Марсель кызы барлык катнашучыларны «Татарстан» кунакханәсенең өченче катына «Аулак өйгә» чакырган, биредә кунаклар (әлеге күңелле чарага кырыктан артыграк кеше җыелган) Бишбүләк районы татарларына хас үзенчәлекле «Аулак өй»дә булып, «Өчле», «Дүртле», «Сербиянка» биюен башкару серләрен үзләштергән.

—Якында гына баянда сыздырып уйнаган дәртле татар көйләрен ишетеп, күрше бүлмәдән «Иртыш моңнары» татар җыры конкурсы рәисе Габделхак Ахунҗанов килеп тә керде, сыздырып уйнап та җибәрде, — ди күңелле хатирәләре белән уртаклашып Лилия Марсель кызы. Биеп-җырлап күңел ачканнан соң кунаклар Кыңгыр-Мәнәвез авылыннан аш-су остасы Зинәтуллина Гыйльминур апа яратып әзерләгән олы бавырсактан авыз иткән, бу ризык та урындагы татарларда барлык олы тантаналарда өстәлнең иң түрендә урын ала торган татлы азык.

Казанда калган сәяхәтемә әйләнеп кайтып, Бауман урамында алтын hәм көмеш җепләр белән матурлап сырлап чигелгән калфакны кулына алган бер кызның әйткән сүзләрен исемә төшерәм: «Әлеге баш киемен милли музейда күргән идем, аны үземнең коллекциямә сатып аласы килде. Мин үзенчәлекле әйберләр яратам hәм әлеге калфакны башка илләргә сәяхәт иткәндә кияр идем. Гомумән, татар халык костюмнары бай hәм матур күренә. Иң зәвыклы кием Көнчыгышта дип юкка гына әйтмиләр бит».

—Безнең район кызларын да әлеге бизәнү әйбере белән кызыксындырырга иде, чөнки авылларда яхшы тегә hәм чигә белгән оста куллы кызлар җитәрлек бит. Мин Кыңгыр-Мәнәвез урта мәктәбе чакыруы буенча, укучы кызлар белән осталык дәресе үткәрдем инде, аларга калфак hәм изү өлгеләрен күрсәттем, аны чигү hәм кию үзенчәлекләре турында сөйләдем. Очрашу файдалы hәм кызыклы булгандыр дип уйлыйм, чөнки кызлар калфакны үз куллары белән чигәргә теләк белдерде. Башка татар авыллары, мәктәпләр белән дә белемнәремне уртаклашырга әзер, — дип сүзен йомгаклады Лилия Марсель кызы Әхмәтшина. Изге ниятегездә ак юл сезгә!

Ләйсән Нуриева, “Якты юлдан”, Бишбүләк, Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*