Хәзерге көндә гарәп каллиграфиясе белән шөгыльләнеп, 1000 еллык тарихи фактларны торгызу эшләрен алып барган Нәҗип ага Нәккаш 90нчы еллардан шәҗәрәләр белән кызыксына башлый. Әтисе һәм әнисе ягыннан аның үз эзләнүләре, үз тикшеренүләре белән эшләнгән дүрт шәҗәрәсе бар.
Монда минем иң кадерле кешеләрем. Әти ягыннан бабам сугышта һәлак була. Әбием дә 45 яшендә мин туганчы вафат булган. Әни ягыннан күрше авылдагы әбием белән бабаем исән-саулар иде, мин шуларда үстем. Инде байтак еллар узгач, аларның хөрмәтенә дип, шушы шәҗәрәләрне эшләдем. Нәселләрне тикшердем, хәзер исән булып та, туганлык мөнәсәбәтләре бөтенләй диярлек өзелгән кешеләрне эзләп табып, алардан да бик күп мәгълүмат алдым. Аллага шөкер, шундый зур нәсел шәҗәрәсе килеп чыкты. Минем өчен генә түгел, туганнарым өчен дә ясадым. Шәҗәрәләрнең фотокопияләрен аларга да тапшырам. Соңгы ике шәҗәрәне 1 ел элек кенә эшләп бетердем.
Нәсел шәҗәрәсе борынгы бабайдан башлап минем оныкларга хәтле күтәрелә. Әти ягыннан бер шәҗәрә 1630 елларда ук туган бабайдан килә. Безнең авылда 3 зур нәсел булган. Ул 3 нәсел барысы да шул бер бабадан чыкканнар.
Архив документлардан карадым: ул Берсут елгасы янындагы Өчиле дип аталган авылга 17нче гасыр башында килеп утырган. Алар Саба районы Мишә елгасы янындагы авыллардан килгәннәр. Хатыннары турында да мәгълүмат теркәлгән. Ул бабайның 3 хатыны булган. Берсе Кече Мишәдән, берсе Тегермән дигән авылдан.
Алар, Җөри юлындагы чукындырулардан качып, лашман эшенә язылып, бу якларга килгәннәр. Безнең авылда зур имән урманнары бар. Шул имән урманнарын кисеп, Адмиралтейство өчен агач әзерләгәннәр. Октябрьдән март айларына хәтле эшләгәннәр. Агачларны, атлар белән тарттырып, бозлы юлдан Камага хәтле төшергәннәр. Шуңа күрә борынгы бабайлар бөтенесе балта осталары булганнар. Әтинең әтисе дә, агай-энеләре дә балта остасы булган. Әти дә балта эшен белә иде. Бөтен мебельне үзе ясады. Мин дә ул эшне әйбәт кенә башкара алам. Рәссамлык сәләтем дә шуннан килә.
Мәскәү – татар исеме?
Җиде буын бабайны белергә кирәк, диләр. Сезнең ничә кешелек ничә буын ачыкланды?
Әти ягыннан 13 буынны беләм. Борынгы бабалар Мәскәүдәге архив фактлардан табып алынды. Калганнары – Казан архивларыннан. Бездәге архивлардан 10 буынга хәтле табып була. Хатыным ягыннан да 13 буын, ул – морзалар нәселеннән.
Төрле зурлыктагы шәҗәрәләр бар. Үземнең шәҗәрәләрдә 450-460 чамасы кеше исәпләнә. Минем 700-780 исемле шәҗәрәләр эшләгәнем бар. Мәсәлән, Чиләбе ягыннан бер морзалар нәселе ясатты шундыйны. Сарман районы Үтәмәле дигән авылдан бер кеше 1000 кешелек шәҗәрә ясатты. Аны көчкә сыйдырып бетердем.
Сезгә күп мәгълүматлар, күп шәҗәрәләр өйрәнергә туры килгән. Исемнәр буенча аермалыклар бармы?
17нче гасырдагы исемнәр – төрки исемнәр. Мәсәлән, минем дә борынгы бабай Ырысай исемле. Ырысай – ул «бәхет» дигән төрки сүз. Аны Ырысай, Урузай дип тә әйтәләр, Уразмөхәммәткә дә әйләнә ул. Иштирәк дигәне дә бар. Элек төркиләр тирәкләргә, калган агачларга да табына торган булганнар.
Аннары иң кызыгы – Мәскәү дигән исемнәр бар. 16нчы гасыр башында күренә ул. Чын татар исеме булганмы, мордва исеме булганмы? Кайберәүләр аны «мордваныкы» дип әйтәләр, тик әле төгәл бәяләүче юк. Һәм ни өчен аны татар кешесенә кушканнар? Югыйсә, шул Казан артында, мәсәлән, электән татарлар гына яшәгән Саба районында Мәскәү исеме бар, Минзәлә ягында да бар. Дүрт-биш шәҗәрәдә 17нче гасыр башында Мәскәү исемнәре очрады. Димәк, Мәскәү дигән авылны заманында татар кешесе нигезләгән, һәм руслар килгәнче ул авылда татарлар яшәгән, дигән фараз бар.
«Шәҗәрә төзү – бик зур дәрәҗә һәм саваплы эш»
Шәҗәрәне ничек төзиләр?
Шәҗәрә, гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, «агач» дигәнне аңлата. Ул, әлбәттә, символик агач. Үзәктә бабайлар, кырыйда – туганнары. Шәҗәрәне әти, әни ягыннан аерым агач итеп төзибез. Тагын әтинең әнисе ягыннан һәм әнинең әтисе ягыннан төзеп була. Барлык материаллардан сәнгатьле итеп картиналар эшләнә.
Шәҗәрә төзү кирәкме? Аның мәгънәсе нидә?
Шәҗәрә – ул үзеңнең ата-бабаларыңны истә тоту, аларның каян чыкканын, каян килгәннәрен, ничек яшәгәннәрен, крестьянмы, йомышлы татармы, ясаклы татармы, сәүдәгәрме икәнлекләрен белү өчен кирәк. Үзеңнең нәсел белән кызыксыну тарих өчен бик кирәк. Татар милләте элек-электән дәүләтле халык, шул дәүләтне тоткан халык булган. Шуңа күрә без бабаларыбызның кем икәнлеген, каян килгәнен белергә тиеш.
Өстәге буыннарны да теркәп калдырырга кирәк. Чөнки синең балаларың, оныкларың кала. Алар бабалары кем булуын, туганнары кем булуын белә. Бу – бик зур дәрәҗә һәм саваплы эш. Шушы эшне эшли алуыма күңел куана.
Хәзер халык шәҗәрә ясатамы?
90нчы еллар ахырындарак кызыксына башладым. Бик күп түрәләргә, президентларга, министрларга да эшләдем. Ул вакытта зыялылар гына эшләтә иде. Хәзер бик күп кеше мөрәҗәгать итә. Чөнки аның нәрсә икәнен, кирәк икәнен аңладылар.
Шәҗәрә ясау күпмегә сузыла?
Архивта утыру шактый вакытны ала. Чөнки анда кереп, уку залларына заказ биреп, алып, өйрәнеп эшләве шактый озак. Татар шәҗәрәсе өчен гарәп язулы әйберләрне дә укырга кирәк. Гарәп телен белмәсәң дә, гарәп язуын, алфавитын белү сорала.
Анда мәгълүмат шулхәтле күп. Һәр елны тикшереп чыгарга кирәк. 1865 елдан 1918 елга хәтле булган, муллалар язган шәҗәрә китапларын актарып чыгасың. Аннары ревизия кенәгәләренә күчәсең. Аларның иң соңгысы 1858 елны һәр йорт саен йөреп төзелгән. Барлыгы 10 ревизия үткән. Алары рус телендә язылган. Аларын да өйрәнүе җиңел түгел. Төрле язулар бар. Борынгырак булган саен аларны уку да авырлаша бара.
Бу – бик зур сабырлык, түземлек сорый торган эш. Аның өчен шактый тырышырга кирәк. Мин корыч каләм, ак гуашь белән һәрбер ботакка исемнәрне язып утырам.
Чыганак: intertat.tatar