tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иманлы балалар
Иманлы балалар

Иманлы балалар

Яңа Малыклы бистәсенең “Нур” мәчетендә мөселман балалары өчен ике атналык җәйге лагерь үз эшен тәмамлады. Анда төрле яшьтәге егерме малай һәм кыз йөрде.

Иманлы балалар мәчеткә бик теләп йөрделәр. Алар бергәләшеп дини белем алдылар, намазлар укыдылар, кызыклы һәм мавыктыргыч викториналарда катнаштылар. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) тормыш юлына багышланган дәресләр сабыйларда аеруча зур кызыксыну тудырды. Шулай ук тәһарәт һәм госел алу тәртипләрен өйрәнделәр. Бу курсларны оештырып алып баручы Флюра Бахтеева белән Гөлфәния Сайфутдинова изге эшне җиренә җиткереп башкару өчен бөтен көчләрен һәм тырышлыкларын куйды. Ә аш-су осталары Гөлфия Набиуллина, Суфия Сулейманова, Рузалия Балиева балаларны көн саен тәмле ризыклар белән сыйладылар. Без киләсе елда да дин дәресләренә йөрергә телибез, дип сабыйлар мөгаллимәләре белән саубуллаштылар.

Ринат САЙФУТДИНОВ,

Яңа Малыклы районы татар автономиясе советы рәисе.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*