tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районы Өркеш авылында балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары ачылды
Кукмара районы Өркеш авылында балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары ачылды

Кукмара районы Өркеш авылында балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары ачылды

Изге җомга көнендә, Кукмара мөхтәсибәте Өркеш авылы мәчетендә 6-14 яшьлек балалар өчен җәйге рухи-сәламәтләндерү курслары эшли башлады. Ул 29нчы июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Мәчет каршындагы курсларга авылда яшәүче балалар гына түгел, хәтта Казаннан, Уфадан, Свердловск өлкәсеннән балалар әниләре белән килде. Шуңа да мәчет каршындагы укулар “Әниләр-бәбиләр” курслары дип аталып йөртелә. Район мөхтәсибәте җитәкчелегендә аны Фәния абыстай Җәләлиева алып бара. Курсларның төп максаты – үсеп килүче буынга дин гыйлемен өйрәтү, ислам әдәп-әхлак тәрбиясен җиткерү. Бер атна дәвамында курсларда 50 бала шөгыльләнәчәк. Аларга район мөхтәсибәте мөгаллимәләре, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре белем бирә. Көн дәвамында укучыларны төрле кызыклы шәхесләр белән очрашулар, сәяхәтләр, конкурслар һәм, әлбәттә, курсларга йомгак ясау чарасы буларак, Сабан туе көтә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*