Юллар, кай якларга гына алып килеп тоташтырмыйлар икән кешеләрне. Бер
белмәгән, бер күрмәгән кешеләр белән таныштыралар, кавыштыралар,
аралаштыралар. Юлыбыз безне Шөн якларына алып килде. Без Рафаэль
Сибатның моңнары яшеренеп калган Түбән Шөн урамнары буйлап барабыз. Исән
булса ул безнең каршыга чыгып, колач җәеп каршы алыр иде.
Әгәр дә Рафаэль Сибат исән булса, прозаик һәм шагыйрь, публицист һәм
әдәби тәнкыйтьче, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе Рафаэль
Сибатның 73 яшьлеген зурлап билгеләп үткән булыр идек. Әмма ул 57 яшендә
бакый дөньяга киттеп барды. Үзеннән соң бары зур әдәби мирас калды: 9
романы, 21 повесте, 12 поэмасы, йөзләрчә шигырьләре, эсселары, әдәби
тәнкыйть мәкаләләре дөнья күрде. Ә аның бүген биредә дәвамчысы булган
бары улы Алмаз гына безнең белән.
Рафаэль Сибатның туган көне уңаеннар аны хөрмәт иткән Казаннан каләмдәш
дусты филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимулла улы
Галимуллин, язучылар берлеге рәисенең урынбасары, җаваплылыгы чикләнгән
“Белем.ру” җәмгыяте Татнетны үстерү фонды директоры Раил Мәүлит улы
Гатауллин, балалар шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрәпова
килгәннәр иде. Шулай ук бу бәйрәм кичәсендә Рафаэль абыйның улы Алмаз,
Киров өлкәсе татарларының мәдәният һәм мәгърифәт иҗтимагый оешмасы рәисе
Рәүф Хәлим улы Фәсхетдинов, Малмыждагы Татар милли-мәдәни автономиясе
җитәкчесе Язилә Әсхәтдинова, Киров өлкәсе Нократ Аланындагы
укытучыларның кваликацияләрен үстерү үзәге мөдире Надежда Викторовна
Барабанова да катнаштылар.
Очрашу кичәсе Түбән Шөн зиратында башланып китте. Казаннан килгән
кунакларыбыз белән берлектә Рафаэль абыйның рухына дога кылынганнан соң,
Түбән Шөн мәктәбендә кайнар мич коймаклары белән иртәнге чәйгә җыелды
килгән кунаклар.
Ни хикмәт, йолдызлар да сүнә икән. Әмма без моны соңарып кына аңлыйбыз
икән. Чөнки сүнгән йолдыз әле шул гомер галәмгә, җиргә яктылык тарата.
Үзеннән соң калган иҗат җимешләрен кабат укыйсың да тирән уйга каласың.
Ә аның мәгънәсе тирәнтен яшеренгән икән шул. Укыган саен яңа яклары
ачыла бара. Чын мәгънәсенә дә шунда гына төшенәсең.
Урта Шөн мәктәбендә бәйрәмнең төп өлеше дәвам итте. Мәктәп директоры
Гөлфия ханым килгән кунакларны сәламләп аларга олы рәхмәтләрен белдереп,
кичәне ачып җибәрде. Мәктәп укучылары Рафаэль Сибатның тормыш юлыннан
өзекләр алып, аның иҗатына тукталдылар. Фоат абый Галимуллин да:
– Еллар үткәннән соң гына Рафаэль Сибатның безнең арабызда юклыгына
ышана башладым. Ул бакый дөньяга күчкәннән соң тормышыбыз- да ниндидер
бушлык хасил булды. Кыска гомер юлы язган булган икән Ходай. Матур
картлыгын да тоя алмыйча китеп барды. Соңгы 10 елында Дөньяны балкытып
алды да китеп барды, – дип үзенең дустын искә алды.
Рафаэль Сибатның Кукмара төбәгендәге кызыклы шәһесләргә багышлап иҗат
иткән “Көлдән күтәрелгән гөлләр” (2002 ел) дигән китабы бар. Шул
китаптагы шьхесләрнең берсе нәкъ менә Фоат абый Галимуллин.
Рафаэль Сибат (Рафаэль Шәйхуҗа улы Хуҗин) 1970-1978 елларда туган ягында
мөгаллимлек итә, урта мәктәп директоры да була. Аның кул астында эшләгән
Рәзимә апа Хәлимова да шул елларның якты истәлегенә “кайтып килде”.
– Директор буларак ул бик көчле, белемле кеше иде. Гел яңалыкка омтылды.
Яңалык кертүдән бер дә курыкмады. Укытучылар, укучылар белән гел дустанә мө-
нәсәбәттә иде. Үзен бервакытта да өстен куймады. Шуңа күрә барлык кеше
дә аны сагынып искә ала. Шат күңелле, тормышка омтылган кеше булганга
күрә халык аны яратты. Кәефсез чакларны баянын ала иде дә бер сыздырып
уйнап җибәрә иде. Күңелләр күтәрелеп китә иде, – дип юксынды Рәзимә апа.
Тормышының соңгы унөч елында Киров өлкәсендә татар телендә чыгучы
«Дуслык» газетасының Нократ Аланындагы үз хәбәрчесе һәм әдәбият-сәнгать
бүлеге мөдире булып эшли Рафаэль абый.
Түгәрәк өстәл артында шул елларның якты хатирәләрен дә, мәктәптә укыган чакларын да, яшьлек чорларын да искә алдылар укытучылары, хезмәттәшләре, дуслары. Ә инде
сыйныф бүлмәләрендә Казаннан килгән кунаклар белән мәктәп укучылары
очрашты. Шушы бәйрәмне оештыруда үзләреннән зур өлеш керткән, татарлар
тормышын яктыртуда зур ярдәм иткән укытучыларга Киров өлкәсе
татарларының мәдәният һәм мәгърифәт иҗтимагый оешмасы рәисе Рәүф Хәлим
улы Фәсхетдинов олы рәхмәт әйтеп мактау кәгазьләре тапшырды. Ә инде шушы
бәйрәмне оештыруга саллы ярдәм иткән Рәүф Хәлим улы Фәсхетдиновка да
укытучылар, килгән кунаклар үз чиратында олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Рафаэль Хуҗин туган ягында гына түгел, Ә Татарстанга танылган
язучыларның берсе иде. Дөньяны үзенчә күрүе ягыннан башкалардан аерылып
тора иде. Ул барлык жанрда да талантлы шәхес. Әсәрләрен укысаң, сине
уятып җибәргән кебек була. Ләкин кайбер кешеләр аның әсәрләрен аңламаска
да мөмкин. Кабат укыганнан соң гына аның мәгънәсенең ни дәрәҗәдә тирән
икәнен аңлыйсың.
Рафаэль Сибат йолдыз иде. Төптәнрәк уйлап карасак, без бит барыбыз да
йолдызлар. Ләкин аерма шунда: кайда балкуыңда. Берәүләр гаилә күгендә,
кемнәрдер хезмәтендә, берәүләр район күләмендә балкыйлар. Ә Рафаэль абый
татар халкы күңелендә балкып тирән эз калдыруы белән аерылып тора.
Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.
“Дуслык” газетасы