tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Казан булеге идарәсе Әниләрне хөрмәтләде
Бөтендөнья татар конгрессының Казан булеге идарәсе Әниләрне хөрмәтләде

Бөтендөнья татар конгрессының Казан булеге идарәсе Әниләрне хөрмәтләде

1998 нче елдан башлап, ноябрьнең соңны якшәмбесендә Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Әниләргә карата хөрмәт, олылау элек-электән яшәп килгән, татар халкында әни һәрвакыт иң якын, иң газиз кеше булып кала биргән. Бөтендөнья татар конгрессының Казан булеге һәр ел бу бәйрәм чарасын уткәрүдә үз өлешен кертә. Болгар радиосы, Тнв , район хакимиятләре белән берлектә оештырылган чараларда катнашып, бөек затларыбызга кадер-хөрмәтебезне күрсәтәбез.

Быел да шәһәребезнең актив хатын-кызларының гадәти тормышына бәйрәм рухы өстәп, аларны Бөтендөнья татар конгрессының Казан булеге идарәсе «Милләт йортында» кунак итте, бәйрәм белән котлады. Бу очрашу сезнең күңелләрдә матур истәлекләр калдырсын иде. Аналарның күңелен кайгы – сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан булеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*