tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Фатыйма Ильскаяның сүнмәс таланты» дигән күргәзмә ачылды
«Фатыйма Ильскаяның сүнмәс таланты» дигән күргәзмә ачылды

«Фатыйма Ильскаяның сүнмәс таланты» дигән күргәзмә ачылды

Татарстанның Милли музее «ТАССР 100 еллыгына – 100 исем» дип исемләнгән музей-белем бирү проекты башлап җибәрде. Аның кысаларында музейда «Фатыйма Ильскаяның сүнмәс таланты» дигән күргәзмә ачылды.

РСФСРның һәм Татарстан АССРның халык артисты Фатыйма Хуҗасәетова (Ильcкая) күпләргә театр, кино сәнгате аша таныш. Күргәзмәдә аңа кагылышлы документлар һәм хатлар, актриса шигырьләре язылган дәфтәр, гаилә альбомы һәм спектакльләрдән күренешләр, шәхси әйберләре, сәхнә киемнәре урын алган.

– Фатыйма Ильскаяның иҗат эшчәнлеге, беренче тапкыр 1915 елда «Ширкәт» Оренбург татар драма труппасында чыгыш ясавы, 1916 елда Казанга килеп «Сәйяр» труппасы составына кушылуы, гомеренең күп өлешен Камал татар дәүләт академия театры сәхнәсенә багышлавы – барысы да күргәзмәдә чагыла, – ди Милли музейның матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов.

Күргәзмә белән декабрь азагына кадәр танышыр­га мөмкин.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*