tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда зәкят һәм сәдаканы онлайн түләү өчен терминаллар урнаштырылачак
Татарстанда зәкят һәм сәдаканы онлайн түләү өчен терминаллар урнаштырылачак

Татарстанда зәкят һәм сәдаканы онлайн түләү өчен терминаллар урнаштырылачак

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм «ПэйЗакят» ҖЧҖ Казан мәчетләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә PayZakat платформасын гамәлгә кертү турында хезмәттәшлек турында килешүне имзалады. «Сәдакомат» дип йөртелгән махсус терминаллар исламның өченче баганасын үтәргә – зәкят түләргә, шулай ук башка хәйрия акчаларын күчерергә теләүче мөселманнарга уңайлы булсын өчен урнаштырылачак. Шул рәвешле, PayZakat платформасы Татарстанда мөселманнарга мохтаҗлар исеменә һәм Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды тормышка ашырган хәйрия проектларына банк картасы ярдәмендә акча күчерергә ирек бирә торган техник мөмкинлекләр исемлеген тулыландырачак. Шул хактагы документны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм «ПэйЗакят» ҖЧҖ генераль директоры Бехнам Гурбанзадә Мәскәүдә имзалады.

PayZakat – Исламда мәҗбүри һәм ирекле сәдакаларны исәпләү, җыю, бүлү һәм мониторинглау өчен бердәм цифрлы интернет-платформа булып тора. Проектның максаты – барлык хәйриячелек процессларының ачыклыгын арттыру. Беренче терминаллар Казанның Галиев һәм “Зәңгәр” мәчетләренә куелыр дип көтелә.

PayZakat платформасы аша зәкят яки сәдака түләгәндә, кулланучылардан терминалның хезмәт күрсәтүе өчен комиссия алынуын да истә тотарга кирәк.

Татарстанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Сбербанк һәм “Электрон хөкүмәт” терминаллары, uslugi.tatarstan.ru порталы, “Яндекс.деньги”, “QIWI-кошелек” ресурслары, шулай ук банк счетлары аша карта ярдәмендә хәйрия акчаларын күчерү өчен мөмкинлекләр тудырды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды реквизитлары zakyatrt.ru сайтында күрсәтелгән.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*