12 февраль көнне 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Татарстанның халык язучысы Гыйләҗев Аяз Мирсәет улының (1928-2002) тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә уза. Кичәнең сценарий авторы – Гүзәл Сәгыйтова, режиссеры – Радик Бариев.
Кичә Камал театры актёрлары башкаруында хореографик номер белән ачылып китәчәк. Аяз Гыйләҗевнең иҗат юлы турында хатирәләр белән аның туганнары, язучылар Рабит Батулла, Ркаил Зәйдулла һәм Миләүшә Хәбетдинова уртаклашачак. Чарада Әтнә, Тинчурин театры коллективлары, Татарстанның Язучылар берлеге һәм “Бәрмәнчек” керәшен ансамбле катнаша. Кичә программасына, шулай ук, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов чыгышы һәм “Югалган көн”, “Әтәч менгән читәнгә” спектакльләреннән өзекләр кергән. Юбилей кичәсе Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге Камал театры оркестры чыгышы белән тәмамлана.