Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрында Аяз Гыйләҗев истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак
Камал театрында Аяз Гыйләҗев истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

Камал театрында Аяз Гыйләҗев истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

12 февраль көнне 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Татарстанның халык язучысы Гыйләҗев Аяз Мирсәет улының (1928-2002) тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә уза. Кичәнең сценарий авторы – Гүзәл Сәгыйтова, режиссеры – Радик Бариев.

Кичә Камал театры актёрлары башкаруында хореографик номер белән ачылып китәчәк. Аяз Гыйләҗевнең иҗат юлы турында хатирәләр белән аның туганнары, язучылар Рабит Батулла, Ркаил Зәйдулла һәм Миләүшә Хәбетдинова уртаклашачак. Чарада Әтнә, Тинчурин театры коллективлары, Татарстанның Язучылар берлеге һәм “Бәрмәнчек” керәшен ансамбле катнаша. Кичә программасына, шулай ук, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов чыгышы һәм “Югалган көн”, “Әтәч менгән читәнгә” спектакльләреннән өзекләр кергән. Юбилей кичәсе Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге Камал театры оркестры чыгышы белән тәмамлана.

http://mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*