“Калеб” яңа буын җыены режиссер Илшат Рәхимбай белән очрашу уздыра.
Режиссер Илшат Рәхимбайны беләсезме? Ишеткәнегез бар?! Бөтенләй белмисез?! Бик яхшы беләсез?! Җавап ничек кенә булмасын, сезгә бу кичәгә килергә кирәк! Чөнки мондый Илшат Рәхимбайны сез белмисез! Әлегә…
Илшат Рәхимбай: “Киноның милләте була алмый, кино ул – үзе бер милләт! Кино ул – эмоцияләр милләте, кино ул – актерлар милләте һәм анда тел беренче урында тора алмый. Кино Татарстан турында булырга мөмкин, әмма аның милләте юк. Минемчә, Татарстан кино кысаларын тарайтырга кирәк түгел. Кинода сөйләнелгән хикәяләр, анда күтәрелгән проблемалар һәм идеяләр бөтендөнья кешеләренә аңлаешлы булырга тиеш. Минем өчен бу – идеаль кино…”
“Калеб” яңа буын җыены 18 февраль көнне кичке сәгать җидедә Г.Камал театрының Кече залында көтә!