Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрының кече залында – режиссер Илшат Рәхимбай белән чәй табыны
Камал театрының кече залында – режиссер Илшат Рәхимбай белән чәй табыны

Камал театрының кече залында – режиссер Илшат Рәхимбай белән чәй табыны

“Калеб” яңа буын җыены режиссер Илшат Рәхимбай белән очрашу уздыра.

Рахимбай афишаРежиссер Илшат Рәхимбайны беләсезме? Ишеткәнегез бар?! Бөтенләй белмисез?! Бик яхшы беләсез?! Җавап ничек кенә булмасын, сезгә бу кичәгә килергә кирәк! Чөнки мондый Илшат Рәхимбайны сез белмисез! Әлегә…

Илшат Рәхимбай: “Киноның милләте була алмый, кино ул – үзе бер милләт! Кино ул – эмоцияләр милләте, кино ул – актерлар милләте һәм анда тел беренче урында тора алмый. Кино Татарстан турында булырга мөмкин, әмма аның милләте юк. Минемчә, Татарстан кино кысаларын тарайтырга кирәк түгел. Кинода сөйләнелгән хикәяләр, анда күтәрелгән проблемалар һәм идеяләр бөтендөнья кешеләренә аңлаешлы булырга тиеш. Минем өчен бу – идеаль кино…”

“Калеб” яңа буын җыены 18 февраль көнне кичке сәгать җидедә Г.Камал театрының Кече залында көтә!

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*