tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтачта имамнарның еллык җыелышында катнашты
Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтачта  имамнарның еллык җыелышында катнашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтачта имамнарның еллык җыелышында катнашты

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 11нче көнендә (15нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә бүген Балтач Үзәк мәчетендә район имамнарының 2021 ел йомгакларына багышланган җыелышы үткәрелде.

Утырышны Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев ачып җибәрде, ул район имамнарының эшчәнлеге, үтеп баручы елның төп нәтиҗәләре, киләсе елга бурычлар, аерым алганда, Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан ниятләнгән эшләр, планнар турында сөйләп узды.

Алга таба сәламләү сүзләре һәм имамнарга үгет-нәсыйхәтләр белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул дин әһелләренә белемнәрне арттыру өстендә, аеруча Коръәнне өйрәнүнең мөһимлеге хакында сөйләде. “Намазда “Фатиха” сүрәсен укыганда ялгышлыклар җибәрәбез. Ин шә Аллаһ, бу вәзгыятебезне үзгәртергә насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә барыбыздан да разый булсын! Хаталар калмасын өчен, без укыганда берничә дәрес дәвамында намаз догаларын һәм сүрәләрне өйрәндек, аннары остазга укып тапшырдык. Остазның: “Дустым, синең артыңда намаз укысак та ярый” дигән сүзләре – зур дәрәҗә булды. Шунлыктан, белемнәрне арттыру өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланыйк. Тәкъва булсак, Аллаһы Тәгалә уйламаган җирдән дә ризыкландырыр. Аллаһы Раббыбыз бездән разый булсын”, – дип нәсыйхәтләрен җиткерде мөфти. Аннары Татарстан мөселманнары башлыгы Балтач районы мәчетләрендә хезмәт кылучы 44 хәзрәткә шәһәдәтнамәләр тапшырды. Хәзер әлеге документ Нәзарәт тарафыннан имамнарга дүрт елга бер тапкыр бирелә.

Әлеге җыелышта шулай ук Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстанның төньяк казыятенә кергән имам-мөхтәсибләр, иганәчеләр катнашты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*