tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар гаиләсе – үрнәк алыгыз» республика бәйгесе җиңүчеләре билгеле
«Татар гаиләсе – үрнәк алыгыз» республика бәйгесе җиңүчеләре билгеле

«Татар гаиләсе – үрнәк алыгыз» республика бәйгесе җиңүчеләре билгеле

17 декабрь көнне 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең концертлар залында «Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз» республика бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы узачак.

Җиңүчеләрне котлау тантанасы башланыр алдыннан шушы гаиләләргә багышланган фотокүргәзмә ачыла. «Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз» конкурсы — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Сөембикә» журналының уртак проекты. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Конкурс 2021 елның 1 гыйнварыннан 2021 елның 17 декабренә кадәр дәвам итте. Язмалар ел дәвамында «Сөембикә» журналы битләрендә һәм журналның сайтында чыкты.

Жюрины Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова җитәкләде. Жюри әгъзалары арасында Татар энциклопедиясе институты җитәкчесе, тарихчы-галим Искәндәр Гыйләҗев, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Казан федераль университетының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина, Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөдире Айсылу Галиева һәм башкалар бар иде.

Җиңүче гаиләләргә 50 шәр мең күләмендә акчалата бүләк һәм дипломнар биреләчәк. Аларга бу бүләкне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*