tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова: “Яшь буын белән эшләү халкыбызның үсешен тәэмин итә”
Кадрия Идрисова: “Яшь буын белән эшләү халкыбызның үсешен тәэмин итә”

Кадрия Идрисова: “Яшь буын белән эшләү халкыбызның үсешен тәэмин итә”

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының 2021 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Шулай ук биредә 2022 елга планлаштырылган чаралар хакында сүз барды. Онлайн форматта узган очрашуда оешманың төбәкләрдәге җитәкчеләре катнашты.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова агымдагы елда уздырылган проектлар нәтиҗәләре белән таныштырып китте. 2021 нче елда бихисап чаралар тормышка ашырылды: “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесе, Бөтенроссия “Татар кызчыгы, Татар малае – 2022” бәйгесе, I Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале, I Бөтенроссия “Татар мамык шәле” бәйге-фестивале һ.б.

-Гореф-гадәтләребезне балаларга, оныкларыбызга җиткерү, яшь буынга милли тәрбия бирү өстендә эшләү халкыбызның үсешен тәэмин итә, – дип ассызыклады Кадрия Идрисова.

2022нче елда исә “Ак калфак” татар хатын-кызларының күчмә утырышларын уздыру, мәшһүр татар галимнәренең эшчәнлегенә багышланган конференцияләр үткәрү, балалар өчен милли бәйге-фестивальләр уздыру һәм башка чаралар планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*