tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында “Күрше Авыл” бистәсе проекты тәкъдим ителде
Бөтендөнья татар конгрессында “Күрше Авыл” бистәсе проекты тәкъдим ителде

Бөтендөнья татар конгрессында “Күрше Авыл” бистәсе проекты тәкъдим ителде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында “Күрше Авыл” бистәсе проекты тәкъдим ителде. Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев “Күрше авыл” коттедж бистәсе заманча татар авыл җирлеген булдыруны күз уңында тотып төзелгәнлеген әйтте. Бистә Татарстанның Лаеш районында, Казаннан 30км ераклыкта урнашкан. Анда халык өчен барлык инфрастуктура булыр дип көтелә.

Министрлык вәкилләре, эшкуарлар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре бер мәйданга җыелып фикер алышты. Тәкъдимнәр яңгырады. Фәрит Уразаев үз чыгышында әлеге проект татар милләте өчен стратегик юнәлеш булачагын ассызыклады.Онлайн элемтәдә Үзбәкстан, Кыргызстанда һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләр үз фикерләрен җиткерде.

Казан кооператив институтында татар халкының милли бизәкләрен тормышка ашыручы “Студентлар кооперативы” эшләп килә. Марс әфәнде Хисмәтуллин нәселләренең эш юнәлешләре белән таныштырды. Кызы Камилә Куватова Казан кооператив институтының урта һөнәри белем бирү факультетында укый. Шулай ук “Студентлар кооперативы”әгъзасы. Алар тәрәзә яңакларын гына түгел, йортларны татар халкының милли үрнәгендә бизи. Төрле конкурслар да катнашулары мәгълүм. Агач төзелеш сәнгатенең юкка чыккан традицияләрен яңартырга һәм дөньяны матуррак итәргә телиләр. “Күрше Авыл” бистәсе проектында катнашырга теләкләре барлыгын җиткерде.

“Күрше Авыл” бистәсе проекты буенча фикер алышулар Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә дә булачагы турында да әйтелде.

Казан кооператив институтының
Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе
Флюра Абдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*