Бүген, җөмәдел-әүвәл аеның 10-нчы көнендә (25-нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин КФУда “Мультимәдәни дөньяда Ислам” X Халыкара форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Быел да форум үз мәйданчыкларында әйдәп баручы чит ил һәм Россия ислам белгечләрен, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хакимият органнары, Россия һәм Татарстан мөселман җәмәгатьчелеген, Россия ислам вузлары һәм мәдрәсәләре вәкилләрен үзенә җыйды. Офлайн һәм онлайн форматларда узган пленар утырышта катнашучыларны КФУ ректоры Илшат Гафуров, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни җитәкчесе Виталий Наумкин, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең махсус вәкиле Рамазан Абдулатыйпов, Йәмән Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәд Салем Әл-Вахейши, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һ.б. сәламләде.
Катнашучыларны сәламләп, мөфти хәзрәт Коръәннең “Әр-Рум” сүрәсенең 22-нче аятен китерде: “Күкләрне һәм җирне яралтуы да, телләрегезнең һәм төсләрегезнең төрлелеге дә – Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда (Аллаһы Тәгаләнең бөек сыйфатларын яхшы) белгәннәр өчен билгеләр бар”. Алга таба ул Россия мөселманнарының традицияләре күп гасырлар дәвамында күп динле җәмгыять шартларында барлыкка килүен билгеләп үтте. “Татарларның гасырлар дәвамында Көнчыгыш һәм Көнбатыш, Азия һәм Европа, рус-православие дөньясы һәм төрки-мөселман дөньясы арасындагы чиктә яшәүләре бездә гадәти булмаган һәм күренекле фикер ияләре барлыкка килүгә китергән. Мөселман булмаган халыклар белән күрше булу безнең бабаларыбызны мөселманнарның хәлен яхшырту өчен үстерергә этәрде. Моннан тыш, алар төрле гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятләрне чагыштыру һәм халкыбыз өчен гармонияле тормышка һәм үсешкә ирешү мөмкинлеге алды.
Ислам кыйммәтләрен һәм Россия чынбарлыгын шулай кабул итү белән яшәгән һәм хезмәт иткән Россия мөселман дин белгечләре, нәтиҗәдә, поликонфессиональ социумда ислам үсеше һәм ислам кыйммәтләрен интеллектуаль рәвештә аңлап, толерантлыкны һәм куркынычны берләштерергә мөмкинлек бирә торган, ислам динен үстерүнең уникаль, уңышлы һәм сыгылмалы моделен төзегән”, – дип ассызыклады Камил хәзрәт. Аннары ул Россиянең күпсанлы халыклар һәм дини төркемнәр өчен зур йорт булуын, Россия милләтен формалаштыруда мөселманнар да катнашуын аңлатып, конфессиональ сәясәт мәсьәләләренә тукталып үтте:
– Россия мөселманнарының дини мирасы үз актуальлеген югалтмады һәм без, дин әһелләренең яңа буыны, аны өйрәнә, яңадан торгыза һәм популярлаштыра алуыбызны көтә. Аллага шөкер, безнең барлык мөмкинлекләребез дә бар. Бу мәсьәләдә Россия Президенты Владимир Владимирович Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов зур ярдәм күрсәтә. Алар ярдәме белән, бүген илдә Исламның алга таба тулы канлы үсеше өчен, шул исәптән Болгар ислам академиясе стеналарында кирәкле матди нигез булдырылды. Без аның чыгарылыш шәкертләренә зур өметләр баглыйбыз, алар үзләренең диссертацияләрен хаксыз рәвештә исемнәре онытыла төшкән, гомерләрен дин юлына багышлаган ислам галимнәрен өйрәнүгә багышлыйлар. Бүгенге Форум да бу уңайдан файдалы булыр дип ышанам.
Әлеге форумның төп максаты – ислам проблематикасы белән шөгыльләнүче белгечләрнең фәнни көчләрен берләштерү, фәнни казанышлар турында мәгълүмат алмашу, әлеге өлкәдә белгечләр алдында торган максатларны һәм бурычларны координацияләү.