tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Түбән Кама шәһәренең үзәк китапханәсендә, Кыш Бабай остаханәсе эшли башлады

ВИДЕО: Түбән Кама шәһәренең үзәк китапханәсендә, Кыш Бабай остаханәсе эшли башлады

Яңа ел алдыннан, Түбән Кама шәһәренең үзәк китапханәсендә, Кыш Бабай остаханәсе эшли башлады.Осталык дәресләрен биредә эшләүче   хезмәткәрләр үткәрә. Әлеге эшне  алар кышкы каникулларда  да дәвам итәргә планлаштыралар. Иҗади эш барышын,  Түбән Камадагы хәбәрчебез Гөлия Нигмәтуллина да күзәтеп кайтты.

Тәрәзәдә Кыш бабай бизәкләре, урамда ябалак кар ява, янәшәдә – яңа ел уенчыклары – әлеге композиция коллективның уртак иҗат җимеше. Үзәк китапханә хезмәткәрләре шулай тырышып бәйрәм уенчыклары ясый. Сихри авыл күренеше уку залларын бизәячәк.

Берәүләр – уенчык ясаган арада, икенчеләр – чыршы бизи. Әлеге эшне китапханәчеләр яратып башкара. Күңелләр бәйрәм рухын сизә

Кыш бабай остаханәсендә теләге булган һәркем катнаша алачак. Дәресләр кышкы каникуллар вакытында оештырылачак.   Балаларны да, өлкәннәрне дә биредә көтеп калалар. Китапханәчеләр үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер

Гулия Нигматуллина, Рафаэль Ракипов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*