
Камил ага Муллашевның ике зур хыялы бар. Ул Казанда Сөембикә ханбикә сынын кую турында хыялланып йөри. Аның эскизлары инде әзер. Бу 15 метрлы стелла булачак, милләт символы итеп тә эшләнә, ди рәссам. Хәзер Казанда һәйкәлне кайда урнаштыру турында сөйләшүләр бара.
Икенче хыялы – Астанада үзенең мәдәният үзәген ачу. Бу проект буенча да эш бара. Казахстан җитәкчелеге дә хуплаган. Камил Муллашев сүзләренә караганда, анда аның шәхси галереясе, татар тарихына караган музей, архив материаллары урнаштырылырга тиеш. Татарлар белән бәйле бәйрәмнәр, концертлар, чаралар да шунда оештырылыр дип хыялланам, ди.
Рәссамга быел 75 яшь тула. шул уңайдан ул күргәзмәсен дә оештырачак. Казанга килергә дә җыена.
Камил Муллашев Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булып, “Дөнья” студиясендә “Очрашу урыны-Казан” тапшыруында да катнашты. Тиздән Сез аны безнең сайтта карап, рәссамның уй-фикерләре, Казахстандагы татарлар тормышы хакында да белә алырсыз.





